The Quran in Tatar - Surah Masad translated into Tatar, Surah Al-Masad in Tatar. We provide accurate translation of Surah Masad in Tatar - التتارية, Verses 5 - Surah Number 111 - Page 603.

| تَبَّتْ يَدَا أَبِي لَهَبٍ وَتَبَّ (1) Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар) |
| مَا أَغْنَىٰ عَنْهُ مَالُهُ وَمَا كَسَبَ (2) Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде |
| سَيَصْلَىٰ نَارًا ذَاتَ لَهَبٍ (3) Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар |
| وَامْرَأَتُهُ حَمَّالَةَ الْحَطَبِ (4) Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә |
| فِي جِيدِهَا حَبْلٌ مِّن مَّسَدٍ (5) Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр |