×

Surah Maryam in Tatar

Quran Tatar ⮕ Surah Maryam

Translation of the Meanings of Surah Maryam in Tatar - التتارية

The Quran in Tatar - Surah Maryam translated into Tatar, Surah Maryam in Tatar. We provide accurate translation of Surah Maryam in Tatar - التتارية, Verses 98 - Surah Number 19 - Page 305.

بسم الله الرحمن الرحيم

كهيعص (1)
Кәф һә йә ґәен сад. Мәгънәсен фәкать Аллаһ белер
ذِكْرُ رَحْمَتِ رَبِّكَ عَبْدَهُ زَكَرِيَّا (2)
Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәрьягә Аның рәхмәтенең бәянедер
إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُ نِدَاءً خَفِيًّا (3)
Зәкәрья г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды
قَالَ رَبِّ إِنِّي وَهَنَ الْعَظْمُ مِنِّي وَاشْتَعَلَ الرَّأْسُ شَيْبًا وَلَمْ أَكُن بِدُعَائِكَ رَبِّ شَقِيًّا (4)
Әйтте: "Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың
وَإِنِّي خِفْتُ الْمَوَالِيَ مِن وَرَائِي وَكَانَتِ امْرَأَتِي عَاقِرًا فَهَبْ لِي مِن لَّدُنكَ وَلِيًّا (5)
Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем хатыным бала тудырмый торган кысыр булды, үзеңнең фазълыңнан миңа бер изге угыл биргел
يَرِثُنِي وَيَرِثُ مِنْ آلِ يَعْقُوبَ ۖ وَاجْعَلْهُ رَبِّ رَضِيًّا (6)
Ул угыл миңа варис булыр вә Ягькуб балаларына варис булыр, вә Рабби ул угълымны үз каршыңда разый кыл
يَا زَكَرِيَّا إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلَامٍ اسْمُهُ يَحْيَىٰ لَمْ نَجْعَل لَّهُ مِن قَبْلُ سَمِيًّا (7)
Ий Зәкәрья, Без сине сөендерәбез бер угыл белән, аның исеме Яхъядер. Моннан элек ул исемдә һичкемне кылмадык
قَالَ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي غُلَامٌ وَكَانَتِ امْرَأَتِي عَاقِرًا وَقَدْ بَلَغْتُ مِنَ الْكِبَرِ عِتِيًّا (8)
Әйтте Зәкәрья: "Йә Рабби, ничек минем угълым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем
قَالَ كَذَٰلِكَ قَالَ رَبُّكَ هُوَ عَلَيَّ هَيِّنٌ وَقَدْ خَلَقْتُكَ مِن قَبْلُ وَلَمْ تَكُ شَيْئًا (9)
Аллаһ әйтте: "Әйе эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакытта һич нәрсә түгел идең
قَالَ رَبِّ اجْعَل لِّي آيَةً ۚ قَالَ آيَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ النَّاسَ ثَلَاثَ لَيَالٍ سَوِيًّا (10)
Зәкәрья г-м әйтте: "Йә Рабби, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлендә, тоташтан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың
فَخَرَجَ عَلَىٰ قَوْمِهِ مِنَ الْمِحْرَابِ فَأَوْحَىٰ إِلَيْهِمْ أَن سَبِّحُوا بُكْرَةً وَعَشِيًّا (11)
Хатыны балага калган көн михрабтан чыгып кавеме янына барды – сөйләшә алмыйдыр иде, иргә вә кичке намазларны укырсыз дип кавеменә ишарәт илә аңлатты
يَا يَحْيَىٰ خُذِ الْكِتَابَ بِقُوَّةٍ ۖ وَآتَيْنَاهُ الْحُكْمَ صَبِيًّا (12)
Ий Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Вә Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гыйлем бирдек
وَحَنَانًا مِّن لَّدُنَّا وَزَكَاةً ۖ وَكَانَ تَقِيًّا (13)
Без Яхъяга бирдек рәхимле булуны вә зәк итеп яки көферлек, мөшриклек кереннән пакьлекне бирдек. Вә ул Аллаһудан куркучы тәкъва булды
وَبَرًّا بِوَالِدَيْهِ وَلَمْ يَكُن جَبَّارًا عَصِيًّا (14)
Вә ата-анасына изгелек итүче иде, вә ул Аллаһуга гөнаһкәр булмады һәм тәкәбберлек кылмады
وَسَلَامٌ عَلَيْهِ يَوْمَ وُلِدَ وَيَوْمَ يَمُوتُ وَيَوْمَ يُبْعَثُ حَيًّا (15)
Вә Яхъяга туган көнендә вә үлгән көнендә һәм дә кабердән кубарылган көндә Аллаһудан сәламнәр булды
وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ مَرْيَمَ إِذِ انتَبَذَتْ مِنْ أَهْلِهَا مَكَانًا شَرْقِيًّا (16)
Ий Мухәммәд г-м, Коръәндә хәзрәт Мәрьям кыйссасын зекер ит! Менә ул Мәрьям, үзенең якыннарыннан аерылып өенең шәрыкъ тарафына чыкты юынмак өчен
فَاتَّخَذَتْ مِن دُونِهِمْ حِجَابًا فَأَرْسَلْنَا إِلَيْهَا رُوحَنَا فَتَمَثَّلَ لَهَا بَشَرًا سَوِيًّا (17)
Алар якын урында булу сәбәпле күрмәсеннәр өчен ул пәрдә корды, һәм җибәрдек Мәрьямгә Җәбраил фәрештәбезне, ул Мәрьямгә камил яшь егет сурәтендә күренде
قَالَتْ إِنِّي أَعُوذُ بِالرَّحْمَٰنِ مِنكَ إِن كُنتَ تَقِيًّا (18)
Мәрьям әйтте: "Мин синең шәреңнән Аллаһуга сыгынамын, әгәр син тәкъва мөэмин булсаң, миңа якын килмә
قَالَ إِنَّمَا أَنَا رَسُولُ رَبِّكِ لِأَهَبَ لَكِ غُلَامًا زَكِيًّا (19)
Җәбраил әйтте: "Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем
قَالَتْ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي غُلَامٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَرٌ وَلَمْ أَكُ بَغِيًّا (20)
Мәрьям әйтте: "Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булмадым
قَالَ كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ هُوَ عَلَيَّ هَيِّنٌ ۖ وَلِنَجْعَلَهُ آيَةً لِّلنَّاسِ وَرَحْمَةً مِّنَّا ۚ وَكَانَ أَمْرًا مَّقْضِيًّا (21)
Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: "Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар
۞ فَحَمَلَتْهُ فَانتَبَذَتْ بِهِ مَكَانًا قَصِيًّا (22)
Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте
فَأَجَاءَهَا الْمَخَاضُ إِلَىٰ جِذْعِ النَّخْلَةِ قَالَتْ يَا لَيْتَنِي مِتُّ قَبْلَ هَٰذَا وَكُنتُ نَسْيًا مَّنسِيًّا (23)
Бала табуның авырлыгы китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: "Бу хәлне күрмәс борын үлгән булсам ни булыр иде һәм үлеп онытылып беткән булсам
فَنَادَاهَا مِن تَحْتِهَا أَلَّا تَحْزَنِي قَدْ جَعَلَ رَبُّكِ تَحْتَكِ سَرِيًّا (24)
Мәрьямнең урыныннан түбән җирдән Җәбраил кычкырды: "Ий Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк Раббың аяк астыңда чишмә кылды
وَهُزِّي إِلَيْكِ بِجِذْعِ النَّخْلَةِ تُسَاقِطْ عَلَيْكِ رُطَبًا جَنِيًّا (25)
Йә Марьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен
فَكُلِي وَاشْرَبِي وَقَرِّي عَيْنًا ۖ فَإِمَّا تَرَيِنَّ مِنَ الْبَشَرِ أَحَدًا فَقُولِي إِنِّي نَذَرْتُ لِلرَّحْمَٰنِ صَوْمًا فَلَنْ أُكَلِّمَ الْيَوْمَ إِنسِيًّا (26)
Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: "Мин Аллаһ ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим
فَأَتَتْ بِهِ قَوْمَهَا تَحْمِلُهُ ۖ قَالُوا يَا مَرْيَمُ لَقَدْ جِئْتِ شَيْئًا فَرِيًّا (27)
Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: "Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең
يَا أُخْتَ هَارُونَ مَا كَانَ أَبُوكِ امْرَأَ سَوْءٍ وَمَا كَانَتْ أُمُّكِ بَغِيًّا (28)
Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде
فَأَشَارَتْ إِلَيْهِ ۖ قَالُوا كَيْفَ نُكَلِّمُ مَن كَانَ فِي الْمَهْدِ صَبِيًّا (29)
Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: "Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик
قَالَ إِنِّي عَبْدُ اللَّهِ آتَانِيَ الْكِتَابَ وَجَعَلَنِي نَبِيًّا (30)
Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: "Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте
وَجَعَلَنِي مُبَارَكًا أَيْنَ مَا كُنتُ وَأَوْصَانِي بِالصَّلَاةِ وَالزَّكَاةِ مَا دُمْتُ حَيًّا (31)
Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда
وَبَرًّا بِوَالِدَتِي وَلَمْ يَجْعَلْنِي جَبَّارًا شَقِيًّا (32)
Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады
وَالسَّلَامُ عَلَيَّ يَوْمَ وُلِدتُّ وَيَوْمَ أَمُوتُ وَيَوْمَ أُبْعَثُ حَيًّا (33)
Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер
ذَٰلِكَ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ ۚ قَوْلَ الْحَقِّ الَّذِي فِيهِ يَمْتَرُونَ (34)
Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр арасыннан хак сүзләрне сөйләде
مَا كَانَ لِلَّهِ أَن يَتَّخِذَ مِن وَلَدٍ ۖ سُبْحَانَهُ ۚ إِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُن فَيَكُونُ (35)
Бала тудырмак Аллаһуга лаек булмады, Ул бала тудыру кимчелегеннән пакь! Әгәр бер нәрсәне булдырырга теләсә, ул нәрсәгә фәкать: Бул, дип әйтер, ул нәрсә шундук булыр
وَإِنَّ اللَّهَ رَبِّي وَرَبُّكُمْ فَاعْبُدُوهُ ۚ هَٰذَا صِرَاطٌ مُّسْتَقِيمٌ (36)
Тәхкыйк Аллаһ минем һәм сезнең дә Раббыгыз, Аңа гыйбадәт итегез! Аллаһуга гыйбадәт кылу, Коръән өйрәтүе буенча дин тоту, туры юлдыр
فَاخْتَلَفَ الْأَحْزَابُ مِن بَيْنِهِمْ ۖ فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ كَفَرُوا مِن مَّشْهَدِ يَوْمٍ عَظِيمٍ (37)
Мәрьям ирсез бала тудыргач, кешеләр араларында ихтыйлаф иттеләр, ни каты үкенеч хакны инкяр итүчеләргә, ґәзабы каты, куркынычы олугъ булган кыямәт көненең килүеннән
أَسْمِعْ بِهِمْ وَأَبْصِرْ يَوْمَ يَأْتُونَنَا ۖ لَٰكِنِ الظَّالِمُونَ الْيَوْمَ فِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ (38)
Алар Безнең хозурыбызга килгән көннәрендә яхшы ишетерләр вә яхшы күрерләр, ләкин Аллаһуга карышып залим булган кешеләр ул көндә ачык адашуда – алданудадыр
وَأَنذِرْهُمْ يَوْمَ الْحَسْرَةِ إِذْ قُضِيَ الْأَمْرُ وَهُمْ فِي غَفْلَةٍ وَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ (39)
Ґәзаб киләчәге белән хөкем ителгән хәсрәтле көн белән аларны куркыт! Алар ґәзабның килүеннән гафләттәләр, алар иман китерәчәк түгелләр
إِنَّا نَحْنُ نَرِثُ الْأَرْضَ وَمَنْ عَلَيْهَا وَإِلَيْنَا يُرْجَعُونَ (40)
Әлбәттә, Без җиргә вә җирдә булган һәр нәрсәгә варис булырбыз вә ахирәттә алар Безгә кайтарылырлар
وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِبْرَاهِيمَ ۚ إِنَّهُ كَانَ صِدِّيقًا نَّبِيًّا (41)
Ибраһим г-мнен. Коръәндәге хәбәрен зекер ит! Ул гаять дөрес сүзле изге пәйгамбәр булды
إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ يَا أَبَتِ لِمَ تَعْبُدُ مَا لَا يَسْمَعُ وَلَا يُبْصِرُ وَلَا يُغْنِي عَنكَ شَيْئًا (42)
Ибраһим әйтте: "Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың
يَا أَبَتِ إِنِّي قَدْ جَاءَنِي مِنَ الْعِلْمِ مَا لَمْ يَأْتِكَ فَاتَّبِعْنِي أَهْدِكَ صِرَاطًا سَوِيًّا (43)
Ий атам, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен
يَا أَبَتِ لَا تَعْبُدِ الشَّيْطَانَ ۖ إِنَّ الشَّيْطَانَ كَانَ لِلرَّحْمَٰنِ عَصِيًّا (44)
Ий атам, шайтанга гыйбадәт кылма чөнки шайтан Аллаһуга гөнаһкәр булды
يَا أَبَتِ إِنِّي أَخَافُ أَن يَمَسَّكَ عَذَابٌ مِّنَ الرَّحْمَٰنِ فَتَكُونَ لِلشَّيْطَانِ وَلِيًّا (45)
Ий атам, сине Аллаһ ґәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта ґәзаб эчендә шайтанга якын булырсың
قَالَ أَرَاغِبٌ أَنتَ عَنْ آلِهَتِي يَا إِبْرَاهِيمُ ۖ لَئِن لَّمْ تَنتَهِ لَأَرْجُمَنَّكَ ۖ وَاهْجُرْنِي مَلِيًّا (46)
Ибраһимның атасы әйтте: "Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып күп вакытка кит
قَالَ سَلَامٌ عَلَيْكَ ۖ سَأَسْتَغْفِرُ لَكَ رَبِّي ۖ إِنَّهُ كَانَ بِي حَفِيًّا (47)
Ибраһим г-м әйтте: "Ярый алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең өчен Раббымнан гафу итүен сорармын, чөнки, Ул догаларымны кабул итә иде
وَأَعْتَزِلُكُمْ وَمَا تَدْعُونَ مِن دُونِ اللَّهِ وَأَدْعُو رَبِّي عَسَىٰ أَلَّا أَكُونَ بِدُعَاءِ رَبِّي شَقِيًّا (48)
Инде үзегезне вә Аллаһудан башка мәгъбудләрегезне ташлап китәмен. Мин Раббыма дога кыламын, Раббыма кыйлган догаларымның кире кайтарылмавын өмет итәмен
فَلَمَّا اعْتَزَلَهُمْ وَمَا يَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ وَهَبْنَا لَهُ إِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ ۖ وَكُلًّا جَعَلْنَا نَبِيًّا (49)
Ибраһим г-м мөшрикләрдән вә Аллаһудан башканы тоткан мәгъбудләреннән аерылып киткәч, Без аңа Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, вә барын да пәйгамбәр кылдык
وَوَهَبْنَا لَهُم مِّن رَّحْمَتِنَا وَجَعَلْنَا لَهُمْ لِسَانَ صِدْقٍ عَلِيًّا (50)
Вә Без аларга рәхмәтебездән мал вә балалар һәм пәйгамбәрлек бирдек, дәхи аларга һәрбер дин әһәле каршында яхшы вә дөрес сөйләүче тел бирдек, һәр дин әһәле аларны мактап сөйлиләр
وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ مُوسَىٰ ۚ إِنَّهُ كَانَ مُخْلَصًا وَكَانَ رَسُولًا نَّبِيًّا (51)
Янә Муса г-мне Коръәннән сөйлә: ул Аллаһуга гыйбадәттә вә Аңа итагать итүдә бик ихлас булды, вә кешеләргә Ислам динен өйрәтер өчен Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр булды
وَنَادَيْنَاهُ مِن جَانِبِ الطُّورِ الْأَيْمَنِ وَقَرَّبْنَاهُ نَجِيًّا (52)
Вә Без Мусаның уң ягында булган Тур тавыннан аңа кычкырдык, вә яшерен сөйләшер өчен аны үзебезгә якын кылдык
وَوَهَبْنَا لَهُ مِن رَّحْمَتِنَا أَخَاهُ هَارُونَ نَبِيًّا (53)
Вә Без аңа рәхмәтебездән кардәше Һарунны ярдәмче пәйгамбәр итеп бирдек
وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِسْمَاعِيلَ ۚ إِنَّهُ كَانَ صَادِقَ الْوَعْدِ وَكَانَ رَسُولًا نَّبِيًّا (54)
Янә Коръәннән Исмагыйл г-мне сөйлә, дөреслектә ул вәгъдәсендә бик таза торучы иде, вә ул Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр иде
وَكَانَ يَأْمُرُ أَهْلَهُ بِالصَّلَاةِ وَالزَّكَاةِ وَكَانَ عِندَ رَبِّهِ مَرْضِيًّا (55)
Вә ул үз кавемен намаз укырга, зәкят бирергә әмер итә иде, вә ул Раббысы хозурында һәр эше өчен ризаланмыш иде, ягъни Аллаһ аңардан разый иде
وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِدْرِيسَ ۚ إِنَّهُ كَانَ صِدِّيقًا نَّبِيًّا (56)
Янә Коръәннән Идрис г-мне сөйлә, дөреслектә ул гаять хакны сөйләүче пәйгамбәр иде
وَرَفَعْنَاهُ مَكَانًا عَلِيًّا (57)
Вә Без аны күтәрдек югары урынга, күккә яки җәннәткә
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيْهِم مِّنَ النَّبِيِّينَ مِن ذُرِّيَّةِ آدَمَ وَمِمَّنْ حَمَلْنَا مَعَ نُوحٍ وَمِن ذُرِّيَّةِ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْرَائِيلَ وَمِمَّنْ هَدَيْنَا وَاجْتَبَيْنَا ۚ إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُ الرَّحْمَٰنِ خَرُّوا سُجَّدًا وَبُكِيًّا ۩ (58)
Югарыда зекер ителгән пәйгамбәрләр, аларга Аллаһ пәйгамбәрлекне ингам кылды, Адәм г-м балаларыннан Идрисне, вә көймәдә Нух г-м белән бергә күтәрдек Без кешеләрнең балаларыннан Ибраһим г-мне, вә Ибраһим балаларыннан, вә Исмагыйл г-м балаларыннан Исхак, Ягькуб, Муса, Һарун, Зәкәрья, Яхъя вә Гыйсаларны пәйгамбәр кылдык. Ошбу зекер ителмеш затлар, Безнең туры юлга күндерелмеш вә пәйгамбәрлеккә сайланмыш кешеләр. Әгәр аларга Аллаһуның аятьләре укылса, сәҗдәгә китеп елыйлар
۞ فَخَلَفَ مِن بَعْدِهِمْ خَلْفٌ أَضَاعُوا الصَّلَاةَ وَاتَّبَعُوا الشَّهَوَاتِ ۖ فَسَوْفَ يَلْقَوْنَ غَيًّا (59)
Ул пәйгамбәрләрдән соң явыз кавем килде, алар намазларын кичектереп, казага калдырып яки бөтенләй укымыйча заигъ иттеләр, вә шәһвәткә, нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр, алар тиздән ахирәттә явыз газапка очраучылардыр
إِلَّا مَن تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَأُولَٰئِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ وَلَا يُظْلَمُونَ شَيْئًا (60)
Мәгәр иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп изге гамәлләр кылганнары җәннәткә керерләр, аларга хаксыз золым итү булмас
جَنَّاتِ عَدْنٍ الَّتِي وَعَدَ الرَّحْمَٰنُ عِبَادَهُ بِالْغَيْبِ ۚ إِنَّهُ كَانَ وَعْدُهُ مَأْتِيًّا (61)
Алар кереп торачак җәннәтне Аллаһ үзенең сөекле колларына вәгъдә кылды ул җәннәтне күрсәтмичә, тәхкыйк Аллаһудан вәгъдә кылынган җәннәт вәгъдә кылынган кешеләргә килүче булды, килми калмас
لَّا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا إِلَّا سَلَامًا ۖ وَلَهُمْ رِزْقُهُمْ فِيهَا بُكْرَةً وَعَشِيًّا (62)
Алар җәннәттә кирәкмәгән буш сүзләрне ишетмәсләр, мәгәр фәрештәләрнең сәламен ишетерләр, дөньядагы иртә белән көндез арасы вакыт үткән саен, ягъни ике ашау арасы хәтле вакыт үткән саен ризыклары килеп торыр
تِلْكَ الْجَنَّةُ الَّتِي نُورِثُ مِنْ عِبَادِنَا مَن كَانَ تَقِيًّا (63)
Колларыбызның тәкъваларын ошбу җәннәткә варис итәрбез
وَمَا نَتَنَزَّلُ إِلَّا بِأَمْرِ رَبِّكَ ۖ لَهُ مَا بَيْنَ أَيْدِينَا وَمَا خَلْفَنَا وَمَا بَيْنَ ذَٰلِكَ ۚ وَمَا كَانَ رَبُّكَ نَسِيًّا (64)
Җәбраил г-м әйтте: "Мин вәхий белән үз белдегем илә теләсәм кайчан иңмәмен, мәгәр ий Мухәммәд г-м Раббыңның әмере белән генә иңәрмен. Ягъни Мухәммәд г-м бер сорауга җавапны иртәгә бирермен дигән, ләкин Аллаһ теләсә димәгән. Шуның өчен Җәбраил г-м ике атна килми торган. Алдыбызда булган нәрсәләр вә артыбызда булган нәрсәләр һәм шул ике арада булган нәрсәләр һәрбер хәлләр фәкать Аллаһуга хас. Ий Мухәммәд, Раббың сине онытыр булмады
رَّبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَاعْبُدْهُ وَاصْطَبِرْ لِعِبَادَتِهِ ۚ هَلْ تَعْلَمُ لَهُ سَمِيًّا (65)
Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк
وَيَقُولُ الْإِنسَانُ أَإِذَا مَا مِتُّ لَسَوْفَ أُخْرَجُ حَيًّا (66)
Кабердән терелеп кубарылачакны инкяр иткән ахмак әйтер: "Үлеп күмелеп черегәннән соң яңадан терелеп кабердән чыгармынмы
أَوَلَا يَذْكُرُ الْإِنسَانُ أَنَّا خَلَقْنَاهُ مِن قَبْلُ وَلَمْ يَكُ شَيْئًا (67)
Әйә ул кеше уйлап карамыймы? Моннан элек Без аны халык кылдык, ул вакытта ул һич нәрсә түгел иде, шуны белмиме
فَوَرَبِّكَ لَنَحْشُرَنَّهُمْ وَالشَّيَاطِينَ ثُمَّ لَنُحْضِرَنَّهُمْ حَوْلَ جَهَنَّمَ جِثِيًّا (68)
Раббың илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, Без аларны кабердән кубарырбыз, дәхи алар белән бергә шайтаннарны да кубарырбыз, соңра тезелгәннәре хәлдә җәһәннәм әйләнәсенә китерербез
ثُمَّ لَنَنزِعَنَّ مِن كُلِّ شِيعَةٍ أَيُّهُمْ أَشَدُّ عَلَى الرَّحْمَٰنِ عِتِيًّا (69)
Соңра һәрбер мәзһәбтән аерырбыз Аллаһуга катырак каршы булганнарын
ثُمَّ لَنَحْنُ أَعْلَمُ بِالَّذِينَ هُمْ أَوْلَىٰ بِهَا صِلِيًّا (70)
Соңра каты газапка керергә тиешле булганнарын Без, әлбәттә, белүчерәкбез
وَإِن مِّنكُمْ إِلَّا وَارِدُهَا ۚ كَانَ عَلَىٰ رَبِّكَ حَتْمًا مَّقْضِيًّا (71)
Сездән һәрберегез ул җәһәннәмгә килмичә калмас, сезнең аңда килүегез Раббыгызның үз хөкеме илә үзенә лязем булды ки, аны эшләми калдырмас
ثُمَّ نُنَجِّي الَّذِينَ اتَّقَوا وَّنَذَرُ الظَّالِمِينَ فِيهَا جِثِيًّا (72)
Соңра тәкъва мөэминнәрне ул җәһәннәмнән коткарырбыз, вә Коръән белән гамәл кылмаган залимнәрне тезләнгән хәлләрендә ул җәһәннәмдә калдырырбыз
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلَّذِينَ آمَنُوا أَيُّ الْفَرِيقَيْنِ خَيْرٌ مَّقَامًا وَأَحْسَنُ نَدِيًّا (73)
Дөньяда вакытта аларга Безнең һәр нәрсәне бәян итүче аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә әйтәләр: "Мөэмин белән кәфернең тора торган урын йөзеннән кайсысының урыны хәерлерәк, вә кавем җыела торган урын йөзеннән яхшыракдыр
وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّن قَرْنٍ هُمْ أَحْسَنُ أَثَاثًا وَرِئْيًا (74)
Бу кәферләрдән элек күпме кәферләрне һәлак иттек, алар мал вә җиһаз җәһеттән артык һәм күренештә чибәррәк иделәр
قُلْ مَن كَانَ فِي الضَّلَالَةِ فَلْيَمْدُدْ لَهُ الرَّحْمَٰنُ مَدًّا ۚ حَتَّىٰ إِذَا رَأَوْا مَا يُوعَدُونَ إِمَّا الْعَذَابَ وَإِمَّا السَّاعَةَ فَسَيَعْلَمُونَ مَنْ هُوَ شَرٌّ مَّكَانًا وَأَضْعَفُ جُندًا (75)
Әйт: "Берәү хактан адашуда булса, сынамак өчен Аллаһ аңа озын гомер биргән булыр. Хәтта әгәр вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, яки дөньяда мөселманнар аларны җиңеп, үтермәк вә әсир алмак ґәзабы ирешсә, яки кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләрен күрсәләр, шул вакытта белерләр урын йөзеннән кайсы фирканең урыны кабахәтрәк, ягъни җәһәннәм кемгә тиешле икәнен һәм кайсы фирканең гаскәре зәгыйфьрәк икәнен
وَيَزِيدُ اللَّهُ الَّذِينَ اهْتَدَوْا هُدًى ۗ وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِندَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ مَّرَدًّا (76)
Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер
أَفَرَأَيْتَ الَّذِي كَفَرَ بِآيَاتِنَا وَقَالَ لَأُوتَيَنَّ مَالًا وَوَلَدًا (77)
Әйә белдеңме аятьләребезне инкяр итүчене, ул кәфер әйтте: "Әгәр кубарылсам, әлбәттә, малларым вә балаларым миңа бирелер дә, бурычларымны анда түләрмен", – дип
أَطَّلَعَ الْغَيْبَ أَمِ اتَّخَذَ عِندَ الرَّحْمَٰنِ عَهْدًا (78)
Ул имансыз, әллә яшерен эшне белә торган булдымы, яки маллары вә балалары кайтарып биреләчәге белән Аллаһудан ґәһед алдымы
كَلَّا ۚ سَنَكْتُبُ مَا يَقُولُ وَنَمُدُّ لَهُ مِنَ الْعَذَابِ مَدًّا (79)
Юк, ул имансыз яшерен эшне дә белмәде һәм Аллаһудан ґәһед тә алмады! Әлбәттә, Без аның әйткән сүзләрен язарбыз һәм ахирәттә җәза бирербез, һәм имансыз булганы өчен булган ґәзабына янә ґәзабны арттырырбыз
وَنَرِثُهُ مَا يَقُولُ وَيَأْتِينَا فَرْدًا (80)
Вә кыямәттә миңа бирелер дигән малына вә балаларына башканы варис итәрбез, Безнең хозурыбызга ялгыз килер
وَاتَّخَذُوا مِن دُونِ اللَّهِ آلِهَةً لِّيَكُونُوا لَهُمْ عِزًّا (81)
Мөшрикләр Аллаһудан башка Илаһәләр тоттылар, үзләренә дәрәҗә булсын өчен
كَلَّا ۚ سَيَكْفُرُونَ بِعِبَادَتِهِمْ وَيَكُونُونَ عَلَيْهِمْ ضِدًّا (82)
Юк, эш алар уйлаганча булмас! Сынымнары аларның гыйбадәтләрен инкяр итәрләр һәм мөшрикләргә дошман булырлар
أَلَمْ تَرَ أَنَّا أَرْسَلْنَا الشَّيَاطِينَ عَلَى الْكَافِرِينَ تَؤُزُّهُمْ أَزًّا (83)
Беләсеңме, шайтаннарны кәферләргә ирекле итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать итмәскә ныклап вәсвәсә кылырлар
فَلَا تَعْجَلْ عَلَيْهِمْ ۖ إِنَّمَا نَعُدُّ لَهُمْ عَدًّا (84)
Инде син аларның һәлак булуына ашыкма! Без аларның төннәрен вә көндезләрен һәм айларын вә елларын санарбыз
يَوْمَ نَحْشُرُ الْمُتَّقِينَ إِلَى الرَّحْمَٰنِ وَفْدًا (85)
Кыямәт көнне тәкъва мөэминнәрне дөяләргә утырганнары хәлләрендә кубарып җәннәткә җыярбыз
وَنَسُوقُ الْمُجْرِمِينَ إِلَىٰ جَهَنَّمَ وِرْدًا (86)
Вә гөнаһлы кешеләрне сусаган хәлләрендә җәһәннәмгә куарбыз
لَّا يَمْلِكُونَ الشَّفَاعَةَ إِلَّا مَنِ اتَّخَذَ عِندَ الرَّحْمَٰنِ عَهْدًا (87)
Беркем дә шәфәгать итәргә кадир булмас, мәгәр иман вә изге гамәлләр илә Аллаһудан ґәһед алган булса гына. Ягъни Аллаһ разый булган кеше генә Шәфәгатькә лаек булыр
وَقَالُوا اتَّخَذَ الرَّحْمَٰنُ وَلَدًا (88)
Имансызлар әйттеләр: "Аллаһ бала китерде", – дип
لَّقَدْ جِئْتُمْ شَيْئًا إِدًّا (89)
Тәхкыйк бик олугъ ялган сүзне сөйләдегез
تَكَادُ السَّمَاوَاتُ يَتَفَطَّرْنَ مِنْهُ وَتَنشَقُّ الْأَرْضُ وَتَخِرُّ الْجِبَالُ هَدًّا (90)
Аларның бу сүзләреннән күкләр ярылырга якын булды вә җир ярылырга һәм таулар җимерелеп төшәргә якын калдылар
أَن دَعَوْا لِلرَّحْمَٰنِ وَلَدًا (91)
Аллаһуның баласы бар, дип дәгъвә иткәннәре өчен
وَمَا يَنبَغِي لِلرَّحْمَٰنِ أَن يَتَّخِذَ وَلَدًا (92)
Бала китермәк Аллаһуга һич лаек түгел
إِن كُلُّ مَن فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ إِلَّا آتِي الرَّحْمَٰنِ عَبْدًا (93)
Җирдә вә күкләрдә гакыллы зат булса һәммәсе кыямәт көнне кол сурәтендә Аллаһуга килер
لَّقَدْ أَحْصَاهُمْ وَعَدَّهُمْ عَدًّا (94)
Тәхкыйк Аллаһ аларны белеме белән чолгап алды, вә аларның санын санады, берсе дә хисапсыз калмас
وَكُلُّهُمْ آتِيهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فَرْدًا (95)
Кыямәт көнендә һәммәсе Аллаһуга килер ялгыз хәлендә
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ سَيَجْعَلُ لَهُمُ الرَّحْمَٰنُ وُدًّا (96)
Дөреслектә иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр арасында Аллаһу тәгалә мәхәббәт вә дуслыкны булдырыр
فَإِنَّمَا يَسَّرْنَاهُ بِلِسَانِكَ لِتُبَشِّرَ بِهِ الْمُتَّقِينَ وَتُنذِرَ بِهِ قَوْمًا لُّدًّا (97)
Ий Мухәммәд г-м, Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел иттек, тәкъва мөэминнәрне ул Коръән белән шатландыру өчен, һәм Коръән белән гамәл кыйлмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен
وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّن قَرْنٍ هَلْ تُحِسُّ مِنْهُم مِّنْ أَحَدٍ أَوْ تَسْمَعُ لَهُمْ رِكْزًا (98)
Хәзерге кәфер өммәтләрдән элек күпме кәфер өммәтләрен һәлак иттек. Без һәлак иткән кешеләрдән берәресен күрерсеңме? Яки яшерен тавышларын ишетерсеңме
❮ Previous Next ❯

Surahs from Quran :

1- Fatiha2- Baqarah
3- Al Imran4- Nisa
5- Maidah6- Anam
7- Araf8- Anfal
9- Tawbah10- Yunus
11- Hud12- Yusuf
13- Raad14- Ibrahim
15- Hijr16- Nahl
17- Al Isra18- Kahf
19- Maryam20- TaHa
21- Anbiya22- Hajj
23- Muminun24- An Nur
25- Furqan26- Shuara
27- Naml28- Qasas
29- Ankabut30- Rum
31- Luqman32- Sajdah
33- Ahzab34- Saba
35- Fatir36- Yasin
37- Assaaffat38- Sad
39- Zumar40- Ghafir
41- Fussilat42- shura
43- Zukhruf44- Ad Dukhaan
45- Jathiyah46- Ahqaf
47- Muhammad48- Al Fath
49- Hujurat50- Qaf
51- zariyat52- Tur
53- Najm54- Al Qamar
55- Rahman56- Waqiah
57- Hadid58- Mujadilah
59- Al Hashr60- Mumtahina
61- Saff62- Jumuah
63- Munafiqun64- Taghabun
65- Talaq66- Tahrim
67- Mulk68- Qalam
69- Al-Haqqah70- Maarij
71- Nuh72- Jinn
73- Muzammil74- Muddathir
75- Qiyamah76- Insan
77- Mursalat78- An Naba
79- Naziat80- Abasa
81- Takwir82- Infitar
83- Mutaffifin84- Inshiqaq
85- Buruj86- Tariq
87- Al Ala88- Ghashiya
89- Fajr90- Al Balad
91- Shams92- Lail
93- Duha94- Sharh
95- Tin96- Al Alaq
97- Qadr98- Bayyinah
99- Zalzalah100- Adiyat
101- Qariah102- Takathur
103- Al Asr104- Humazah
105- Al Fil106- Quraysh
107- Maun108- Kawthar
109- Kafirun110- Nasr
111- Masad112- Ikhlas
113- Falaq114- An Nas