×

Surah Al-Munafiqun in Tatar

Quran Tatar ⮕ Surah Munafiqun

Translation of the Meanings of Surah Munafiqun in Tatar - التتارية

The Quran in Tatar - Surah Munafiqun translated into Tatar, Surah Al-Munafiqun in Tatar. We provide accurate translation of Surah Munafiqun in Tatar - التتارية, Verses 11 - Surah Number 63 - Page 554.

بسم الله الرحمن الرحيم

إِذَا جَاءَكَ الْمُنَافِقُونَ قَالُوا نَشْهَدُ إِنَّكَ لَرَسُولُ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِنَّكَ لَرَسُولُهُ وَاللَّهُ يَشْهَدُ إِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَكَاذِبُونَ (1)
Ий Мухәммәд г-м, әгәр монафикълар сиңа килсәләр әйтәләр: "Без гуаһлык бирәбез тәхкыйк син Аллаһуның расүлесең", – дип. Аллаһ беләдер тәхкыйк син Аның расүлесең, әлбәттә, монафикълар ялганчылар, дип Аллаһ гуаһлык бирәдер
اتَّخَذُوا أَيْمَانَهُمْ جُنَّةً فَصَدُّوا عَن سَبِيلِ اللَّهِ ۚ إِنَّهُمْ سَاءَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ (2)
Үзләрен үтерелүдән коткару өчен ялган гуаһларын үзләренә калкан-пәрдә иттеләр һәм кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар. Аларның кылган эшләре нинди ямандыр
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ آمَنُوا ثُمَّ كَفَرُوا فَطُبِعَ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَفْقَهُونَ (3)
Аларның бу эше иман китергәннән соң Коръән белән гамәл кылудан баш тартып кәфер булганнары өчендер, аларның күңелләренә көферлек, иманны кабул итмәүлек беркетелде, инде алар Коръән белән гамәл кылмаган кешенең иманы юклыгын аңламаслар
۞ وَإِذَا رَأَيْتَهُمْ تُعْجِبُكَ أَجْسَامُهُمْ ۖ وَإِن يَقُولُوا تَسْمَعْ لِقَوْلِهِمْ ۖ كَأَنَّهُمْ خُشُبٌ مُّسَنَّدَةٌ ۖ يَحْسَبُونَ كُلَّ صَيْحَةٍ عَلَيْهِمْ ۚ هُمُ الْعَدُوُّ فَاحْذَرْهُمْ ۚ قَاتَلَهُمُ اللَّهُ ۖ أَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ (4)
Әгәр син аларны күрсәң, аларның тышкы сурәтләре сине ґәҗәбләндерер, ягъни тышкы күренешләре мөселманга охшар. Әгәр сөйләсәләр, син аларның сүзләрен тыңларсың, гүя сөяп куйган коры агач кебиләрдер – сүзләрендә дәлил һәм хаклык булмас, алар һәр ишетелгән тавышны үзләренең зарарына дип уйларлар, ягъни үзләренең бозыклык кылганлыкларыннан кайчан ґәзаб килер икән, дип куркып кына яшиләр. Алар Исламга һәм мөселманнарга дошманнардыр, шуның өчен алардан саклан! Аллаһуның каһәре суксын аларны, хакны ташлап кайда бармакчы булалар
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ تَعَالَوْا يَسْتَغْفِرْ لَكُمْ رَسُولُ اللَّهِ لَوَّوْا رُءُوسَهُمْ وَرَأَيْتَهُمْ يَصُدُّونَ وَهُم مُّسْتَكْبِرُونَ (5)
Әгәр аларга Исламга вә пәйгамбәргә хак ышану белән килегез, Аллаһуның расүле сезнең өчен Аллаһудан гафу сорасын диелсә, алар башларын читкә боралар, вә син аларны күрерсең Аллаһудан гафу сораудан баш тарталар, һәм алар тәкәбберләнүчеләрдер
سَوَاءٌ عَلَيْهِمْ أَسْتَغْفَرْتَ لَهُمْ أَمْ لَمْ تَسْتَغْفِرْ لَهُمْ لَن يَغْفِرَ اللَّهُ لَهُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الْفَاسِقِينَ (6)
Алар өчен бертигездер, кирәк алар өчен Аллаһудан ярлыкауны сора, кирәк – сорама, әлбәттә, Аллаһ аларны һич та ярлыкамас. Тәхкыйк Аллаһ монафикъ булган фәсыйкларны туры юлга күндермәс
هُمُ الَّذِينَ يَقُولُونَ لَا تُنفِقُوا عَلَىٰ مَنْ عِندَ رَسُولِ اللَّهِ حَتَّىٰ يَنفَضُّوا ۗ وَلِلَّهِ خَزَائِنُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَلَٰكِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَا يَفْقَهُونَ (7)
Ул монафикълар ансарларга әйтерләр: "Мүхаҗирләргә ярдәм итмәгез, малыгызны бирмәгез пәйгамбәр янында булганнарга хәтта таралып киткәннәренә чаклы", – дип. Җирдә вә күкләрдә булган байлык Аллаһу тәгаләнекедер, ләкин монафикълар һичнәрсә уйламаслар
يَقُولُونَ لَئِن رَّجَعْنَا إِلَى الْمَدِينَةِ لَيُخْرِجَنَّ الْأَعَزُّ مِنْهَا الْأَذَلَّ ۚ وَلِلَّهِ الْعِزَّةُ وَلِرَسُولِهِ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَلَٰكِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَا يَعْلَمُونَ (8)
Ул монафикълар әйтерләр: "Әгәр Мәдинәга кайтсак, әлбәттә, дәрәҗәдә өстенрәк кеше түбәнрәк кешене Мәдинәдән чыгарачак" – дип. Ягъни бер сугыштан соң монафикъларның башлыгы, әгәр Мәдинәгә кайтсак, әлбәттә, Мухәммәдне вә аңа ияргәннәрне шәһәрдән чыгарачакбыз, диде. Бит куәт һәм өстенлек Аллаһудадыр вә Аллаһудан Аның рәсүленәдер һәм мөэминнәргәдер, ләкин монафикълар ул хакта һичнәрсә белмиләр
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُلْهِكُمْ أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ عَن ذِكْرِ اللَّهِ ۚ وَمَن يَفْعَلْ ذَٰلِكَ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ (9)
Ий мөэминнәр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз Аллаһ зекереннән алдамасын, намаздан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылудан гафил итмәсен. Әгәр бу эшне берәү кылса, ягъни малына вә балаларына алданып иманына, диненә кимчелек китерсә, андый кешеләр ахирәттә ґәзабта, булып хәсрәтләнүчеләрдер
وَأَنفِقُوا مِن مَّا رَزَقْنَاكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِيَ أَحَدَكُمُ الْمَوْتُ فَيَقُولَ رَبِّ لَوْلَا أَخَّرْتَنِي إِلَىٰ أَجَلٍ قَرِيبٍ فَأَصَّدَّقَ وَأَكُن مِّنَ الصَّالِحِينَ (10)
Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирегез сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: "Ий Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп яхшы кешеләрдән булыр идем", – дип
وَلَن يُؤَخِّرَ اللَّهُ نَفْسًا إِذَا جَاءَ أَجَلُهَا ۚ وَاللَّهُ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ (11)
Аллаһ сезнең һичберегездән әҗәлне кичектермәс, әгәр аның әҗәле килсә. Аллаһ сезнең барча эшләрегездән хәбәрдардыр
❮ Previous Next ❯

Surahs from Quran :

1- Fatiha2- Baqarah
3- Al Imran4- Nisa
5- Maidah6- Anam
7- Araf8- Anfal
9- Tawbah10- Yunus
11- Hud12- Yusuf
13- Raad14- Ibrahim
15- Hijr16- Nahl
17- Al Isra18- Kahf
19- Maryam20- TaHa
21- Anbiya22- Hajj
23- Muminun24- An Nur
25- Furqan26- Shuara
27- Naml28- Qasas
29- Ankabut30- Rum
31- Luqman32- Sajdah
33- Ahzab34- Saba
35- Fatir36- Yasin
37- Assaaffat38- Sad
39- Zumar40- Ghafir
41- Fussilat42- shura
43- Zukhruf44- Ad Dukhaan
45- Jathiyah46- Ahqaf
47- Muhammad48- Al Fath
49- Hujurat50- Qaf
51- zariyat52- Tur
53- Najm54- Al Qamar
55- Rahman56- Waqiah
57- Hadid58- Mujadilah
59- Al Hashr60- Mumtahina
61- Saff62- Jumuah
63- Munafiqun64- Taghabun
65- Talaq66- Tahrim
67- Mulk68- Qalam
69- Al-Haqqah70- Maarij
71- Nuh72- Jinn
73- Muzammil74- Muddathir
75- Qiyamah76- Insan
77- Mursalat78- An Naba
79- Naziat80- Abasa
81- Takwir82- Infitar
83- Mutaffifin84- Inshiqaq
85- Buruj86- Tariq
87- Al Ala88- Ghashiya
89- Fajr90- Al Balad
91- Shams92- Lail
93- Duha94- Sharh
95- Tin96- Al Alaq
97- Qadr98- Bayyinah
99- Zalzalah100- Adiyat
101- Qariah102- Takathur
103- Al Asr104- Humazah
105- Al Fil106- Quraysh
107- Maun108- Kawthar
109- Kafirun110- Nasr
111- Masad112- Ikhlas
113- Falaq114- An Nas