×

Surah Al-Maarij in Tatar

Quran Tatar ⮕ Surah Maarij

Translation of the Meanings of Surah Maarij in Tatar - التتارية

The Quran in Tatar - Surah Maarij translated into Tatar, Surah Al-Maarij in Tatar. We provide accurate translation of Surah Maarij in Tatar - التتارية, Verses 44 - Surah Number 70 - Page 568.

بسم الله الرحمن الرحيم

سَأَلَ سَائِلٌ بِعَذَابٍ وَاقِعٍ (1)
Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип
لِّلْكَافِرِينَ لَيْسَ لَهُ دَافِعٌ (2)
Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк
مِّنَ اللَّهِ ذِي الْمَعَارِجِ (3)
дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан
تَعْرُجُ الْمَلَائِكَةُ وَالرُّوحُ إِلَيْهِ فِي يَوْمٍ كَانَ مِقْدَارُهُ خَمْسِينَ أَلْفَ سَنَةٍ (4)
Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә
فَاصْبِرْ صَبْرًا جَمِيلًا (5)
Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда
إِنَّهُمْ يَرَوْنَهُ بَعِيدًا (6)
Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар
وَنَرَاهُ قَرِيبًا (7)
Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез
يَوْمَ تَكُونُ السَّمَاءُ كَالْمُهْلِ (8)
Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр
وَتَكُونُ الْجِبَالُ كَالْعِهْنِ (9)
Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар
وَلَا يَسْأَلُ حَمِيمٌ حَمِيمًا (10)
Ул көндә дус дустыны сорамас
يُبَصَّرُونَهُمْ ۚ يَوَدُّ الْمُجْرِمُ لَوْ يَفْتَدِي مِنْ عَذَابِ يَوْمِئِذٍ بِبَنِيهِ (11)
Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә
وَصَاحِبَتِهِ وَأَخِيهِ (12)
вә хатынын һәм кардәшләрен биреп
وَفَصِيلَتِهِ الَّتِي تُؤْوِيهِ (13)
вә аны эченә алган кабиләсене биреп
وَمَن فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا ثُمَّ يُنجِيهِ (14)
вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр
كَلَّا ۖ إِنَّهَا لَظَىٰ (15)
Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды
نَزَّاعَةً لِّلشَّوَىٰ (16)
Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр
تَدْعُو مَنْ أَدْبَرَ وَتَوَلَّىٰ (17)
Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене
وَجَمَعَ فَأَوْعَىٰ (18)
Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене
۞ إِنَّ الْإِنسَانَ خُلِقَ هَلُوعًا (19)
Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды
إِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ جَزُوعًا (20)
Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер
وَإِذَا مَسَّهُ الْخَيْرُ مَنُوعًا (21)
Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми
إِلَّا الْمُصَلِّينَ (22)
Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр
الَّذِينَ هُمْ عَلَىٰ صَلَاتِهِمْ دَائِمُونَ (23)
Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар
وَالَّذِينَ فِي أَمْوَالِهِمْ حَقٌّ مَّعْلُومٌ (24)
Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр
لِّلسَّائِلِ وَالْمَحْرُومِ (25)
Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр
وَالَّذِينَ يُصَدِّقُونَ بِيَوْمِ الدِّينِ (26)
Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр
وَالَّذِينَ هُم مِّنْ عَذَابِ رَبِّهِم مُّشْفِقُونَ (27)
Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр
إِنَّ عَذَابَ رَبِّهِمْ غَيْرُ مَأْمُونٍ (28)
Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр
وَالَّذِينَ هُمْ لِفُرُوجِهِمْ حَافِظُونَ (29)
Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр
إِلَّا عَلَىٰ أَزْوَاجِهِمْ أَوْ مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُهُمْ فَإِنَّهُمْ غَيْرُ مَلُومِينَ (30)
Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр
فَمَنِ ابْتَغَىٰ وَرَاءَ ذَٰلِكَ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْعَادُونَ (31)
Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер
وَالَّذِينَ هُمْ لِأَمَانَاتِهِمْ وَعَهْدِهِمْ رَاعُونَ (32)
Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр
وَالَّذِينَ هُم بِشَهَادَاتِهِمْ قَائِمُونَ (33)
Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар
وَالَّذِينَ هُمْ عَلَىٰ صَلَاتِهِمْ يُحَافِظُونَ (34)
Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар
أُولَٰئِكَ فِي جَنَّاتٍ مُّكْرَمُونَ (35)
Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр
فَمَالِ الَّذِينَ كَفَرُوا قِبَلَكَ مُهْطِعِينَ (36)
Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып
عَنِ الْيَمِينِ وَعَنِ الشِّمَالِ عِزِينَ (37)
уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр
أَيَطْمَعُ كُلُّ امْرِئٍ مِّنْهُمْ أَن يُدْخَلَ جَنَّةَ نَعِيمٍ (38)
Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме
كَلَّا ۖ إِنَّا خَلَقْنَاهُم مِّمَّا يَعْلَمُونَ (39)
Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан
فَلَا أُقْسِمُ بِرَبِّ الْمَشَارِقِ وَالْمَغَارِبِ إِنَّا لَقَادِرُونَ (40)
Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз
عَلَىٰ أَن نُّبَدِّلَ خَيْرًا مِّنْهُمْ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ (41)
Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас
فَذَرْهُمْ يَخُوضُوا وَيَلْعَبُوا حَتَّىٰ يُلَاقُوا يَوْمَهُمُ الَّذِي يُوعَدُونَ (42)
Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы
يَوْمَ يَخْرُجُونَ مِنَ الْأَجْدَاثِ سِرَاعًا كَأَنَّهُمْ إِلَىٰ نُصُبٍ يُوفِضُونَ (43)
Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар
خَاشِعَةً أَبْصَارُهُمْ تَرْهَقُهُمْ ذِلَّةٌ ۚ ذَٰلِكَ الْيَوْمُ الَّذِي كَانُوا يُوعَدُونَ (44)
Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер
❮ Previous Next ❯

Surahs from Quran :

1- Fatiha2- Baqarah
3- Al Imran4- Nisa
5- Maidah6- Anam
7- Araf8- Anfal
9- Tawbah10- Yunus
11- Hud12- Yusuf
13- Raad14- Ibrahim
15- Hijr16- Nahl
17- Al Isra18- Kahf
19- Maryam20- TaHa
21- Anbiya22- Hajj
23- Muminun24- An Nur
25- Furqan26- Shuara
27- Naml28- Qasas
29- Ankabut30- Rum
31- Luqman32- Sajdah
33- Ahzab34- Saba
35- Fatir36- Yasin
37- Assaaffat38- Sad
39- Zumar40- Ghafir
41- Fussilat42- shura
43- Zukhruf44- Ad Dukhaan
45- Jathiyah46- Ahqaf
47- Muhammad48- Al Fath
49- Hujurat50- Qaf
51- zariyat52- Tur
53- Najm54- Al Qamar
55- Rahman56- Waqiah
57- Hadid58- Mujadilah
59- Al Hashr60- Mumtahina
61- Saff62- Jumuah
63- Munafiqun64- Taghabun
65- Talaq66- Tahrim
67- Mulk68- Qalam
69- Al-Haqqah70- Maarij
71- Nuh72- Jinn
73- Muzammil74- Muddathir
75- Qiyamah76- Insan
77- Mursalat78- An Naba
79- Naziat80- Abasa
81- Takwir82- Infitar
83- Mutaffifin84- Inshiqaq
85- Buruj86- Tariq
87- Al Ala88- Ghashiya
89- Fajr90- Al Balad
91- Shams92- Lail
93- Duha94- Sharh
95- Tin96- Al Alaq
97- Qadr98- Bayyinah
99- Zalzalah100- Adiyat
101- Qariah102- Takathur
103- Al Asr104- Humazah
105- Al Fil106- Quraysh
107- Maun108- Kawthar
109- Kafirun110- Nasr
111- Masad112- Ikhlas
113- Falaq114- An Nas