| سَبِّحِ اسْمَ رَبِّكَ الْأَعْلَى (1) Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл
 | 
| الَّذِي خَلَقَ فَسَوَّىٰ (2) Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте
 | 
| وَالَّذِي قَدَّرَ فَهَدَىٰ (3) Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды
 | 
| وَالَّذِي أَخْرَجَ الْمَرْعَىٰ (4) Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде
 | 
| فَجَعَلَهُ غُثَاءً أَحْوَىٰ (5) Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды
 | 
| سَنُقْرِئُكَ فَلَا تَنسَىٰ (6) Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың
 | 
| إِلَّا مَا شَاءَ اللَّهُ ۚ إِنَّهُ يَعْلَمُ الْجَهْرَ وَمَا يَخْفَىٰ (7) Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер
 | 
| وَنُيَسِّرُكَ لِلْيُسْرَىٰ (8) Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез
 | 
| فَذَكِّرْ إِن نَّفَعَتِ الذِّكْرَىٰ (9) Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса
 | 
| سَيَذَّكَّرُ مَن يَخْشَىٰ (10) Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр
 | 
| وَيَتَجَنَّبُهَا الْأَشْقَى (11) Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше
 | 
| الَّذِي يَصْلَى النَّارَ الْكُبْرَىٰ (12) Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер
 | 
| ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ (13) Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас
 | 
| قَدْ أَفْلَحَ مَن تَزَكَّىٰ (14) Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты
 | 
| وَذَكَرَ اسْمَ رَبِّهِ فَصَلَّىٰ (15) Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды
 | 
| بَلْ تُؤْثِرُونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا (16) Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез
 | 
| وَالْآخِرَةُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ (17) Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер
 | 
| إِنَّ هَٰذَا لَفِي الصُّحُفِ الْأُولَىٰ (18) Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер
 | 
| صُحُفِ إِبْرَاهِيمَ وَمُوسَىٰ (19) Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер
 |