| لَا أُقْسِمُ بِهَٰذَا الْبَلَدِ (1) Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен
 | 
| وَأَنتَ حِلٌّ بِهَٰذَا الْبَلَدِ (2) Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең
 | 
| وَوَالِدٍ وَمَا وَلَدَ (3) Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен
 | 
| لَقَدْ خَلَقْنَا الْإِنسَانَ فِي كَبَدٍ (4) Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык
 | 
| أَيَحْسَبُ أَن لَّن يَقْدِرَ عَلَيْهِ أَحَدٌ (5) Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип
 | 
| يَقُولُ أَهْلَكْتُ مَالًا لُّبَدًا (6) Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип
 | 
| أَيَحْسَبُ أَن لَّمْ يَرَهُ أَحَدٌ (7) Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы
 | 
| أَلَمْ نَجْعَل لَّهُ عَيْنَيْنِ (8) Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме
 | 
| وَلِسَانًا وَشَفَتَيْنِ (9) Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы
 | 
| وَهَدَيْنَاهُ النَّجْدَيْنِ (10) Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме
 | 
| فَلَا اقْتَحَمَ الْعَقَبَةَ (11) Ул бөек таулардан үтмәде
 | 
| وَمَا أَدْرَاكَ مَا الْعَقَبَةُ (12) Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде
 | 
| فَكُّ رَقَبَةٍ (13) Ул юл – кол азат итмәктер
 | 
| أَوْ إِطْعَامٌ فِي يَوْمٍ ذِي مَسْغَبَةٍ (14) Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер
 | 
| يَتِيمًا ذَا مَقْرَبَةٍ (15) якын кардәш булган ятимгә
 | 
| أَوْ مِسْكِينًا ذَا مَتْرَبَةٍ (16) Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер
 | 
| ثُمَّ كَانَ مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ وَتَوَاصَوْا بِالْمَرْحَمَةِ (17) Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр
 | 
| أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ الْمَيْمَنَةِ (18) Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер
 | 
| وَالَّذِينَ كَفَرُوا بِآيَاتِنَا هُمْ أَصْحَابُ الْمَشْأَمَةِ (19) Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер
 | 
| عَلَيْهِمْ نَارٌ مُّؤْصَدَةٌ (20) Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр
 |