The Quran in Tatar - Surah Sharh translated into Tatar, Surah Ash-Sharh in Tatar. We provide accurate translation of Surah Sharh in Tatar - التتارية, Verses 8 - Surah Number 94 - Page 596.
أَلَمْ نَشْرَحْ لَكَ صَدْرَكَ (1) Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы |
وَوَضَعْنَا عَنكَ وِزْرَكَ (2) Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме |
الَّذِي أَنقَضَ ظَهْرَكَ (3) Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме |
وَرَفَعْنَا لَكَ ذِكْرَكَ (4) Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме |
فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا (5) Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң |
إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا (6) Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла |
فَإِذَا فَرَغْتَ فَانصَبْ (7) Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш |
وَإِلَىٰ رَبِّكَ فَارْغَب (8) Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул |