The Quran in Tatar - Surah Quraysh translated into Tatar, Surah Quraysh in Tatar. We provide accurate translation of Surah Quraysh in Tatar - التتارية, Verses 4 - Surah Number 106 - Page 602.
لِإِيلَافِ قُرَيْشٍ (1) Кураеш кабиләсенең өлфәтләнүенә ґәҗәбләнегез |
إِيلَافِهِمْ رِحْلَةَ الشِّتَاءِ وَالصَّيْفِ (2) Аларның җәй һәм кыш көннәрендә сәүдә белән сәфәрдә йөрүләрендә өлфәтләнүләренә ґәҗәбләнегез! (Кураеш җәй бер мәртәбә, кыш бер мәртәбә Шамга йә Йәмәнгә сәфәр итәләр иде, сәфәрләре Аллаһ ярдәме илә уңышлы булып Мәккә халкын ризык белән тәэмин итеп торалар иде) |
فَلْيَعْبُدُوا رَبَّ هَٰذَا الْبَيْتِ (3) Алар иман китереп ошбу Кәгъбәнең Раббысы булган Аллаһга гыйбадәт кылсыннар һәм Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итсеннәр |
الَّذِي أَطْعَمَهُم مِّن جُوعٍ وَآمَنَهُم مِّنْ خَوْفٍ (4) Ул – Аллаһ аларны ачлыктан коткарып тук кылды, һәм аларны һәртөрле куркынычлардан имин кылды |