The Quran in Tatar - Surah Maun translated into Tatar, Surah Al-Maun in Tatar. We provide accurate translation of Surah Maun in Tatar - التتارية, Verses 7 - Surah Number 107 - Page 602.
أَرَأَيْتَ الَّذِي يُكَذِّبُ بِالدِّينِ (1) Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме |
فَذَٰلِكَ الَّذِي يَدُعُّ الْيَتِيمَ (2) Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр |
وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ الْمِسْكِينِ (3) Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә |
فَوَيْلٌ لِّلْمُصَلِّينَ (4) Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга |
الَّذِينَ هُمْ عَن صَلَاتِهِمْ سَاهُونَ (5) Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар |
الَّذِينَ هُمْ يُرَاءُونَ (6) Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый |
وَيَمْنَعُونَ الْمَاعُونَ (7) Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас |