| لَا أُقْسِمُ بِيَوْمِ الْقِيَامَةِ (1) Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен
 | 
| وَلَا أُقْسِمُ بِالنَّفْسِ اللَّوَّامَةِ (2) Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр)
 | 
| أَيَحْسَبُ الْإِنسَانُ أَلَّن نَّجْمَعَ عِظَامَهُ (3) Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр)
 | 
| بَلَىٰ قَادِرِينَ عَلَىٰ أَن نُّسَوِّيَ بَنَانَهُ (4) Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга
 | 
| بَلْ يُرِيدُ الْإِنسَانُ لِيَفْجُرَ أَمَامَهُ (5) Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер
 | 
| يَسْأَلُ أَيَّانَ يَوْمُ الْقِيَامَةِ (6) Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр
 | 
| فَإِذَا بَرِقَ الْبَصَرُ (7) Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса
 | 
| وَخَسَفَ الْقَمَرُ (8) Ай тотылса
 | 
| وَجُمِعَ الشَّمْسُ وَالْقَمَرُ (9) Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр
 | 
| يَقُولُ الْإِنسَانُ يَوْمَئِذٍ أَيْنَ الْمَفَرُّ (10) Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга
 | 
| كَلَّا لَا وَزَرَ (11) Бүген качып котыла торган урын юк
 | 
| إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ الْمُسْتَقَرُّ (12) Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр
 | 
| يُنَبَّأُ الْإِنسَانُ يَوْمَئِذٍ بِمَا قَدَّمَ وَأَخَّرَ (13) Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән
 | 
| بَلِ الْإِنسَانُ عَلَىٰ نَفْسِهِ بَصِيرَةٌ (14) Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр
 | 
| وَلَوْ أَلْقَىٰ مَعَاذِيرَهُ (15) Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр)
 | 
| لَا تُحَرِّكْ بِهِ لِسَانَكَ لِتَعْجَلَ بِهِ (16) Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен
 | 
| إِنَّ عَلَيْنَا جَمْعَهُ وَقُرْآنَهُ (17) Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак
 | 
| فَإِذَا قَرَأْنَاهُ فَاتَّبِعْ قُرْآنَهُ (18) Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр
 | 
| ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا بَيَانَهُ (19) Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер
 | 
| كَلَّا بَلْ تُحِبُّونَ الْعَاجِلَةَ (20) Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез
 | 
| وَتَذَرُونَ الْآخِرَةَ (21) Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз
 | 
| وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاضِرَةٌ (22) Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр
 | 
| إِلَىٰ رَبِّهَا نَاظِرَةٌ (23) Ул йөз Раббысына караучыдыр
 | 
| وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ بَاسِرَةٌ (24) Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр
 | 
| تَظُنُّ أَن يُفْعَلَ بِهَا فَاقِرَةٌ (25) Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың
 | 
| كَلَّا إِذَا بَلَغَتِ التَّرَاقِيَ (26) Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә
 | 
| وَقِيلَ مَنْ ۜ رَاقٍ (27) шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр
 | 
| وَظَنَّ أَنَّهُ الْفِرَاقُ (28) Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар
 | 
| وَالْتَفَّتِ السَّاقُ بِالسَّاقِ (29) Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы
 | 
| إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ الْمَسَاقُ (30) Бүген бармак Раббың хозурындадыр
 | 
| فَلَا صَدَّقَ وَلَا صَلَّىٰ (31) Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады
 | 
| وَلَٰكِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ (32) Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты
 | 
| ثُمَّ ذَهَبَ إِلَىٰ أَهْلِهِ يَتَمَطَّىٰ (33) Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды
 | 
| أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰ (34) Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш
 | 
| ثُمَّ أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰ (35) Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш
 | 
| أَيَحْسَبُ الْإِنسَانُ أَن يُتْرَكَ سُدًى (36) Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме
 | 
| أَلَمْ يَكُ نُطْفَةً مِّن مَّنِيٍّ يُمْنَىٰ (37) Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме
 | 
| ثُمَّ كَانَ عَلَقَةً فَخَلَقَ فَسَوَّىٰ (38) Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде
 | 
| فَجَعَلَ مِنْهُ الزَّوْجَيْنِ الذَّكَرَ وَالْأُنثَىٰ (39) Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды
 | 
| أَلَيْسَ ذَٰلِكَ بِقَادِرٍ عَلَىٰ أَن يُحْيِيَ الْمَوْتَىٰ (40) Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме
 |