لَا أُقْسِمُ بِيَوْمِ الْقِيَامَةِ (1) Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен |
وَلَا أُقْسِمُ بِالنَّفْسِ اللَّوَّامَةِ (2) Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр) |
أَيَحْسَبُ الْإِنسَانُ أَلَّن نَّجْمَعَ عِظَامَهُ (3) Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр) |
بَلَىٰ قَادِرِينَ عَلَىٰ أَن نُّسَوِّيَ بَنَانَهُ (4) Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга |
بَلْ يُرِيدُ الْإِنسَانُ لِيَفْجُرَ أَمَامَهُ (5) Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер |
يَسْأَلُ أَيَّانَ يَوْمُ الْقِيَامَةِ (6) Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр |
فَإِذَا بَرِقَ الْبَصَرُ (7) Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса |
وَخَسَفَ الْقَمَرُ (8) Ай тотылса |
وَجُمِعَ الشَّمْسُ وَالْقَمَرُ (9) Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр |
يَقُولُ الْإِنسَانُ يَوْمَئِذٍ أَيْنَ الْمَفَرُّ (10) Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга |
كَلَّا لَا وَزَرَ (11) Бүген качып котыла торган урын юк |
إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ الْمُسْتَقَرُّ (12) Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр |
يُنَبَّأُ الْإِنسَانُ يَوْمَئِذٍ بِمَا قَدَّمَ وَأَخَّرَ (13) Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән |
بَلِ الْإِنسَانُ عَلَىٰ نَفْسِهِ بَصِيرَةٌ (14) Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр |
وَلَوْ أَلْقَىٰ مَعَاذِيرَهُ (15) Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр) |
لَا تُحَرِّكْ بِهِ لِسَانَكَ لِتَعْجَلَ بِهِ (16) Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен |
إِنَّ عَلَيْنَا جَمْعَهُ وَقُرْآنَهُ (17) Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак |
فَإِذَا قَرَأْنَاهُ فَاتَّبِعْ قُرْآنَهُ (18) Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр |
ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا بَيَانَهُ (19) Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер |
كَلَّا بَلْ تُحِبُّونَ الْعَاجِلَةَ (20) Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез |
وَتَذَرُونَ الْآخِرَةَ (21) Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз |
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاضِرَةٌ (22) Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр |
إِلَىٰ رَبِّهَا نَاظِرَةٌ (23) Ул йөз Раббысына караучыдыр |
وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ بَاسِرَةٌ (24) Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр |
تَظُنُّ أَن يُفْعَلَ بِهَا فَاقِرَةٌ (25) Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың |
كَلَّا إِذَا بَلَغَتِ التَّرَاقِيَ (26) Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә |
وَقِيلَ مَنْ ۜ رَاقٍ (27) шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр |
وَظَنَّ أَنَّهُ الْفِرَاقُ (28) Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар |
وَالْتَفَّتِ السَّاقُ بِالسَّاقِ (29) Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы |
إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ الْمَسَاقُ (30) Бүген бармак Раббың хозурындадыр |
فَلَا صَدَّقَ وَلَا صَلَّىٰ (31) Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады |
وَلَٰكِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ (32) Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты |
ثُمَّ ذَهَبَ إِلَىٰ أَهْلِهِ يَتَمَطَّىٰ (33) Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды |
أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰ (34) Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш |
ثُمَّ أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰ (35) Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш |
أَيَحْسَبُ الْإِنسَانُ أَن يُتْرَكَ سُدًى (36) Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме |
أَلَمْ يَكُ نُطْفَةً مِّن مَّنِيٍّ يُمْنَىٰ (37) Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме |
ثُمَّ كَانَ عَلَقَةً فَخَلَقَ فَسَوَّىٰ (38) Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде |
فَجَعَلَ مِنْهُ الزَّوْجَيْنِ الذَّكَرَ وَالْأُنثَىٰ (39) Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды |
أَلَيْسَ ذَٰلِكَ بِقَادِرٍ عَلَىٰ أَن يُحْيِيَ الْمَوْتَىٰ (40) Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме |