×

Surah Al-Burooj in Tatar

Quran Tatar ⮕ Surah Buruj

Translation of the Meanings of Surah Buruj in Tatar - التتارية

The Quran in Tatar - Surah Buruj translated into Tatar, Surah Al-Burooj in Tatar. We provide accurate translation of Surah Buruj in Tatar - التتارية, Verses 22 - Surah Number 85 - Page 590.

بسم الله الرحمن الرحيم

وَالسَّمَاءِ ذَاتِ الْبُرُوجِ (1)
Каланча иясе булган күк белән ант итәмен
وَالْيَوْمِ الْمَوْعُودِ (2)
Вә вәгъдә ителгән кыямәт көне белән
وَشَاهِدٍ وَمَشْهُودٍ (3)
Вә җомга көне яки кыямәткә җыелган халык белән һәм ґәрәфә көне яки кешеләрнең кылган эшләре белен ант итәмен
قُتِلَ أَصْحَابُ الْأُخْدُودِ (4)
Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап кылды. Егет патшага әйтте: "Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз", – дип. Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте)
النَّارِ ذَاتِ الْوَقُودِ (5)
Канау казып ул канауны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды
إِذْ هُمْ عَلَيْهَا قُعُودٌ (6)
Кәфер гаскәре мөселманнарны утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып карап утыралар иде
وَهُمْ عَلَىٰ مَا يَفْعَلُونَ بِالْمُؤْمِنِينَ شُهُودٌ (7)
Алар мөэминнәрне утта яндырып ґәзаб кылуларына гуаһлардыр
وَمَا نَقَمُوا مِنْهُمْ إِلَّا أَن يُؤْمِنُوا بِاللَّهِ الْعَزِيزِ الْحَمِيدِ (8)
Ул кәферләр мөселманнарны утта яндырырлык ґәеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе вә мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә аларны утта яндырып ґәзаб кылдылар
الَّذِي لَهُ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدٌ (9)
Ник ышанмаска Аллаһуга, бит җир вә күкләрнең патшалыгы Аның кулындадыр, вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күрүче вә белүчедер
إِنَّ الَّذِينَ فَتَنُوا الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ ثُمَّ لَمْ يَتُوبُوا فَلَهُمْ عَذَابُ جَهَنَّمَ وَلَهُمْ عَذَابُ الْحَرِيقِ (10)
Тәхкыйк ґәепсез мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр аларны нинди ґәзаб белән булса да ґәзаб кылучылар, соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар, аларгадыр җәһәннәм ґәзабы һәм каты яндыргучы ут ґәзабы
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَهُمْ جَنَّاتٌ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ ۚ ذَٰلِكَ الْفَوْزُ الْكَبِيرُ (11)
Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер
إِنَّ بَطْشَ رَبِّكَ لَشَدِيدٌ (12)
Шиксез, синең Раббыңның ґәзаб белән тотмагы, әлбәттә, бик каты вә бик куркынычлы
إِنَّهُ هُوَ يُبْدِئُ وَيُعِيدُ (13)
Тәхкыйк Ул – Аллаһ башлап халык кылыр һәм үлгәч тергезеп яңадан кайтарыр
وَهُوَ الْغَفُورُ الْوَدُودُ (14)
Вә Ул тәүбә итеп төзәлүчеләрне ярлыкаучы һәм изге гамәл кылучыларны сөюче
ذُو الْعَرْشِ الْمَجِيدُ (15)
Ул – Аллаһ олугъ булган ґәреш иясе
فَعَّالٌ لِّمَا يُرِيدُ (16)
Теләгән эшене һич кичекмичә кылучы
هَلْ أَتَاكَ حَدِيثُ الْجُنُودِ (17)
Тәхкыйк килер сиңа пәйгамбәрләргә каршы торган кәфер ґәскәрләренең хәбәре
فِرْعَوْنَ وَثَمُودَ (18)
Фиргаун гаскәренең һәм Сәмуд кавеме гаскәренең хәбәре, алар бар да Аллаһ тарафыннан һәлак ителделәр
بَلِ الَّذِينَ كَفَرُوا فِي تَكْذِيبٍ (19)
Бәлки имансызлар Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмауларында сабитлардыр, үлгәнче иман китермәсләр
وَاللَّهُ مِن وَرَائِهِم مُّحِيطٌ (20)
Бит Аллаһ аларның артларыннан төшүче, һич котыла алмаслар
بَلْ هُوَ قُرْآنٌ مَّجِيدٌ (21)
Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер
فِي لَوْحٍ مَّحْفُوظٍ (22)
Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр
❮ Previous Next ❯

Surahs from Quran :

1- Fatiha2- Baqarah
3- Al Imran4- Nisa
5- Maidah6- Anam
7- Araf8- Anfal
9- Tawbah10- Yunus
11- Hud12- Yusuf
13- Raad14- Ibrahim
15- Hijr16- Nahl
17- Al Isra18- Kahf
19- Maryam20- TaHa
21- Anbiya22- Hajj
23- Muminun24- An Nur
25- Furqan26- Shuara
27- Naml28- Qasas
29- Ankabut30- Rum
31- Luqman32- Sajdah
33- Ahzab34- Saba
35- Fatir36- Yasin
37- Assaaffat38- Sad
39- Zumar40- Ghafir
41- Fussilat42- shura
43- Zukhruf44- Ad Dukhaan
45- Jathiyah46- Ahqaf
47- Muhammad48- Al Fath
49- Hujurat50- Qaf
51- zariyat52- Tur
53- Najm54- Al Qamar
55- Rahman56- Waqiah
57- Hadid58- Mujadilah
59- Al Hashr60- Mumtahina
61- Saff62- Jumuah
63- Munafiqun64- Taghabun
65- Talaq66- Tahrim
67- Mulk68- Qalam
69- Al-Haqqah70- Maarij
71- Nuh72- Jinn
73- Muzammil74- Muddathir
75- Qiyamah76- Insan
77- Mursalat78- An Naba
79- Naziat80- Abasa
81- Takwir82- Infitar
83- Mutaffifin84- Inshiqaq
85- Buruj86- Tariq
87- Al Ala88- Ghashiya
89- Fajr90- Al Balad
91- Shams92- Lail
93- Duha94- Sharh
95- Tin96- Al Alaq
97- Qadr98- Bayyinah
99- Zalzalah100- Adiyat
101- Qariah102- Takathur
103- Al Asr104- Humazah
105- Al Fil106- Quraysh
107- Maun108- Kawthar
109- Kafirun110- Nasr
111- Masad112- Ikhlas
113- Falaq114- An Nas