إِذَا السَّمَاءُ انشَقَّتْ (1) Әгәр күк ярылса |
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ (2) Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде |
وَإِذَا الْأَرْضُ مُدَّتْ (3) Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә |
وَأَلْقَتْ مَا فِيهَا وَتَخَلَّتْ (4) Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса |
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ (5) Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде |
يَا أَيُّهَا الْإِنسَانُ إِنَّكَ كَادِحٌ إِلَىٰ رَبِّكَ كَدْحًا فَمُلَاقِيهِ (6) Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың |
فَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَهُ بِيَمِينِهِ (7) Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше |
فَسَوْفَ يُحَاسَبُ حِسَابًا يَسِيرًا (8) Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер |
وَيَنقَلِبُ إِلَىٰ أَهْلِهِ مَسْرُورًا (9) Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр |
وَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَهُ وَرَاءَ ظَهْرِهِ (10) Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше |
فَسَوْفَ يَدْعُو ثُبُورًا (11) тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр |
وَيَصْلَىٰ سَعِيرًا (12) Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр |
إِنَّهُ كَانَ فِي أَهْلِهِ مَسْرُورًا (13) Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде |
إِنَّهُ ظَنَّ أَن لَّن يَحُورَ (14) Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады |
بَلَىٰ إِنَّ رَبَّهُ كَانَ بِهِ بَصِيرًا (15) Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды |
فَلَا أُقْسِمُ بِالشَّفَقِ (16) Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен |
وَاللَّيْلِ وَمَا وَسَقَ (17) Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән |
وَالْقَمَرِ إِذَا اتَّسَقَ (18) Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән |
لَتَرْكَبُنَّ طَبَقًا عَن طَبَقٍ (19) Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз |
فَمَا لَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ (20) Ни булды аларга иман китермиләр |
وَإِذَا قُرِئَ عَلَيْهِمُ الْقُرْآنُ لَا يَسْجُدُونَ ۩ (21) Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр |
بَلِ الَّذِينَ كَفَرُوا يُكَذِّبُونَ (22) Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар |
وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُوعُونَ (23) Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер |
فَبَشِّرْهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ (24) Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән |
إِلَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ (25) Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер |