×

Surah At-Takwir in Tatar

Quran Tatar ⮕ Surah Takwir

Translation of the Meanings of Surah Takwir in Tatar - التتارية

The Quran in Tatar - Surah Takwir translated into Tatar, Surah At-Takwir in Tatar. We provide accurate translation of Surah Takwir in Tatar - التتارية, Verses 29 - Surah Number 81 - Page 586.

بسم الله الرحمن الرحيم

إِذَا الشَّمْسُ كُوِّرَتْ (1)
Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән)
وَإِذَا النُّجُومُ انكَدَرَتْ (2)
Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар)
وَإِذَا الْجِبَالُ سُيِّرَتْ (3)
Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар
وَإِذَا الْعِشَارُ عُطِّلَتْ (4)
Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар
وَإِذَا الْوُحُوشُ حُشِرَتْ (5)
Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар
وَإِذَا الْبِحَارُ سُجِّرَتْ (6)
Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр
وَإِذَا النُّفُوسُ زُوِّجَتْ (7)
Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар
وَإِذَا الْمَوْءُودَةُ سُئِلَتْ (8)
Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде)
بِأَيِّ ذَنبٍ قُتِلَتْ (9)
Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип
وَإِذَا الصُّحُفُ نُشِرَتْ (10)
Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса
وَإِذَا السَّمَاءُ كُشِطَتْ (11)
Вә күк урыныннан китәрелсә
وَإِذَا الْجَحِيمُ سُعِّرَتْ (12)
Вә җәһәннәм каты кыздырылса
وَإِذَا الْجَنَّةُ أُزْلِفَتْ (13)
Вә җәннәт якын китерелсә
عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّا أَحْضَرَتْ (14)
Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер
فَلَا أُقْسِمُ بِالْخُنَّسِ (15)
Ант итәмен кире кайтучылар белән
الْجَوَارِ الْكُنَّسِ (16)
Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм
وَاللَّيْلِ إِذَا عَسْعَسَ (17)
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн
وَالصُّبْحِ إِذَا تَنَفَّسَ (18)
Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса
إِنَّهُ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ (19)
Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер
ذِي قُوَّةٍ عِندَ ذِي الْعَرْشِ مَكِينٍ (20)
Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында
مُّطَاعٍ ثَمَّ أَمِينٍ (21)
Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер
وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجْنُونٍ (22)
Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел
وَلَقَدْ رَآهُ بِالْأُفُقِ الْمُبِينِ (23)
Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә
وَمَا هُوَ عَلَى الْغَيْبِ بِضَنِينٍ (24)
Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер
وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَيْطَانٍ رَّجِيمٍ (25)
Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер
فَأَيْنَ تَذْهَبُونَ (26)
Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз
إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَالَمِينَ (27)
Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр
لِمَن شَاءَ مِنكُمْ أَن يَسْتَقِيمَ (28)
Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр
وَمَا تَشَاءُونَ إِلَّا أَن يَشَاءَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ (29)
Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә
❮ Previous Next ❯

Surahs from Quran :

1- Fatiha2- Baqarah
3- Al Imran4- Nisa
5- Maidah6- Anam
7- Araf8- Anfal
9- Tawbah10- Yunus
11- Hud12- Yusuf
13- Raad14- Ibrahim
15- Hijr16- Nahl
17- Al Isra18- Kahf
19- Maryam20- TaHa
21- Anbiya22- Hajj
23- Muminun24- An Nur
25- Furqan26- Shuara
27- Naml28- Qasas
29- Ankabut30- Rum
31- Luqman32- Sajdah
33- Ahzab34- Saba
35- Fatir36- Yasin
37- Assaaffat38- Sad
39- Zumar40- Ghafir
41- Fussilat42- shura
43- Zukhruf44- Ad Dukhaan
45- Jathiyah46- Ahqaf
47- Muhammad48- Al Fath
49- Hujurat50- Qaf
51- zariyat52- Tur
53- Najm54- Al Qamar
55- Rahman56- Waqiah
57- Hadid58- Mujadilah
59- Al Hashr60- Mumtahina
61- Saff62- Jumuah
63- Munafiqun64- Taghabun
65- Talaq66- Tahrim
67- Mulk68- Qalam
69- Al-Haqqah70- Maarij
71- Nuh72- Jinn
73- Muzammil74- Muddathir
75- Qiyamah76- Insan
77- Mursalat78- An Naba
79- Naziat80- Abasa
81- Takwir82- Infitar
83- Mutaffifin84- Inshiqaq
85- Buruj86- Tariq
87- Al Ala88- Ghashiya
89- Fajr90- Al Balad
91- Shams92- Lail
93- Duha94- Sharh
95- Tin96- Al Alaq
97- Qadr98- Bayyinah
99- Zalzalah100- Adiyat
101- Qariah102- Takathur
103- Al Asr104- Humazah
105- Al Fil106- Quraysh
107- Maun108- Kawthar
109- Kafirun110- Nasr
111- Masad112- Ikhlas
113- Falaq114- An Nas