إِذَا السَّمَاءُ انفَطَرَتْ (1) Кайчан күк ярылса |
وَإِذَا الْكَوَاكِبُ انتَثَرَتْ (2) Вә йолдызлар чәчелсә |
وَإِذَا الْبِحَارُ فُجِّرَتْ (3) Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар |
وَإِذَا الْقُبُورُ بُعْثِرَتْ (4) Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар |
عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّا قَدَّمَتْ وَأَخَّرَتْ (5) Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер |
يَا أَيُّهَا الْإِنسَانُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ الْكَرِيمِ (6) Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә |
الَّذِي خَلَقَكَ فَسَوَّاكَ فَعَدَلَكَ (7) Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде |
فِي أَيِّ صُورَةٍ مَّا شَاءَ رَكَّبَكَ (8) Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды |
كَلَّا بَلْ تُكَذِّبُونَ بِالدِّينِ (9) Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез |
وَإِنَّ عَلَيْكُمْ لَحَافِظِينَ (10) Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр |
كِرَامًا كَاتِبِينَ (11) Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр |
يَعْلَمُونَ مَا تَفْعَلُونَ (12) Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер |
إِنَّ الْأَبْرَارَ لَفِي نَعِيمٍ (13) Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр |
وَإِنَّ الْفُجَّارَ لَفِي جَحِيمٍ (14) Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр |
يَصْلَوْنَهَا يَوْمَ الدِّينِ (15) Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә |
وَمَا هُمْ عَنْهَا بِغَائِبِينَ (16) Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар |
وَمَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الدِّينِ (17) Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде |
ثُمَّ مَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الدِّينِ (18) Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде |
يَوْمَ لَا تَمْلِكُ نَفْسٌ لِّنَفْسٍ شَيْئًا ۖ وَالْأَمْرُ يَوْمَئِذٍ لِّلَّهِ (19) Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас |