×

Surah Abasa in Tatar

Quran Tatar ⮕ Surah Abasa

Translation of the Meanings of Surah Abasa in Tatar - التتارية

The Quran in Tatar - Surah Abasa translated into Tatar, Surah Abasa in Tatar. We provide accurate translation of Surah Abasa in Tatar - التتارية, Verses 42 - Surah Number 80 - Page 585.

بسم الله الرحمن الرحيم

عَبَسَ وَتَوَلَّىٰ (1)
Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды
أَن جَاءَهُ الْأَعْمَىٰ (2)
Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды)
وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّهُ يَزَّكَّىٰ (3)
Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер
أَوْ يَذَّكَّرُ فَتَنفَعَهُ الذِّكْرَىٰ (4)
Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер
أَمَّا مَنِ اسْتَغْنَىٰ (5)
Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса
فَأَنتَ لَهُ تَصَدَّىٰ (6)
син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың
وَمَا عَلَيْكَ أَلَّا يَزَّكَّىٰ (7)
Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән
وَأَمَّا مَن جَاءَكَ يَسْعَىٰ (8)
Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә
وَهُوَ يَخْشَىٰ (9)
Раббысыннан курыккан хәлдә
فَأَنتَ عَنْهُ تَلَهَّىٰ (10)
син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың
كَلَّا إِنَّهَا تَذْكِرَةٌ (11)
Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер
فَمَن شَاءَ ذَكَرَهُ (12)
Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый)
فِي صُحُفٍ مُّكَرَّمَةٍ (13)
Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер
مَّرْفُوعَةٍ مُّطَهَّرَةٍ (14)
Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь
بِأَيْدِي سَفَرَةٍ (15)
Язучы фәрештәләр кулындадыр
كِرَامٍ بَرَرَةٍ (16)
Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр
قُتِلَ الْإِنسَانُ مَا أَكْفَرَهُ (17)
Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр
مِنْ أَيِّ شَيْءٍ خَلَقَهُ (18)
Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң
مِن نُّطْفَةٍ خَلَقَهُ فَقَدَّرَهُ (19)
Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде
ثُمَّ السَّبِيلَ يَسَّرَهُ (20)
Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте
ثُمَّ أَمَاتَهُ فَأَقْبَرَهُ (21)
Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады
ثُمَّ إِذَا شَاءَ أَنشَرَهُ (22)
Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны
كَلَّا لَمَّا يَقْضِ مَا أَمَرَهُ (23)
Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде
فَلْيَنظُرِ الْإِنسَانُ إِلَىٰ طَعَامِهِ (24)
Кеше карасын ашаган ризыгына
أَنَّا صَبَبْنَا الْمَاءَ صَبًّا (25)
Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык
ثُمَّ شَقَقْنَا الْأَرْضَ شَقًّا (26)
Соңра җирне чын яру илә ярдык та
فَأَنبَتْنَا فِيهَا حَبًّا (27)
ул җирдә иген бөртекләрен үстердек
وَعِنَبًا وَقَضْبًا (28)
Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне
وَزَيْتُونًا وَنَخْلًا (29)
дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек
وَحَدَائِقَ غُلْبًا (30)
Дәхи күп агачлы бакчаларны
وَفَاكِهَةً وَأَبًّا (31)
дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек
مَّتَاعًا لَّكُمْ وَلِأَنْعَامِكُمْ (32)
Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен
فَإِذَا جَاءَتِ الصَّاخَّةُ (33)
Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә
يَوْمَ يَفِرُّ الْمَرْءُ مِنْ أَخِيهِ (34)
Ул көндә кеше качар карендәшләреннән
وَأُمِّهِ وَأَبِيهِ (35)
Һәм анасыннан вә атасыннан
وَصَاحِبَتِهِ وَبَنِيهِ (36)
Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар
لِكُلِّ امْرِئٍ مِّنْهُمْ يَوْمَئِذٍ شَأْنٌ يُغْنِيهِ (37)
Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ مُّسْفِرَةٌ (38)
Ул көндә кайбер йөзләр якты
ضَاحِكَةٌ مُّسْتَبْشِرَةٌ (39)
көлүче, шатланучыдыр
وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ عَلَيْهَا غَبَرَةٌ (40)
Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр
تَرْهَقُهَا قَتَرَةٌ (41)
Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар
أُولَٰئِكَ هُمُ الْكَفَرَةُ الْفَجَرَةُ (42)
Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер
❮ Previous Next ❯

Surahs from Quran :

1- Fatiha2- Baqarah
3- Al Imran4- Nisa
5- Maidah6- Anam
7- Araf8- Anfal
9- Tawbah10- Yunus
11- Hud12- Yusuf
13- Raad14- Ibrahim
15- Hijr16- Nahl
17- Al Isra18- Kahf
19- Maryam20- TaHa
21- Anbiya22- Hajj
23- Muminun24- An Nur
25- Furqan26- Shuara
27- Naml28- Qasas
29- Ankabut30- Rum
31- Luqman32- Sajdah
33- Ahzab34- Saba
35- Fatir36- Yasin
37- Assaaffat38- Sad
39- Zumar40- Ghafir
41- Fussilat42- shura
43- Zukhruf44- Ad Dukhaan
45- Jathiyah46- Ahqaf
47- Muhammad48- Al Fath
49- Hujurat50- Qaf
51- zariyat52- Tur
53- Najm54- Al Qamar
55- Rahman56- Waqiah
57- Hadid58- Mujadilah
59- Al Hashr60- Mumtahina
61- Saff62- Jumuah
63- Munafiqun64- Taghabun
65- Talaq66- Tahrim
67- Mulk68- Qalam
69- Al-Haqqah70- Maarij
71- Nuh72- Jinn
73- Muzammil74- Muddathir
75- Qiyamah76- Insan
77- Mursalat78- An Naba
79- Naziat80- Abasa
81- Takwir82- Infitar
83- Mutaffifin84- Inshiqaq
85- Buruj86- Tariq
87- Al Ala88- Ghashiya
89- Fajr90- Al Balad
91- Shams92- Lail
93- Duha94- Sharh
95- Tin96- Al Alaq
97- Qadr98- Bayyinah
99- Zalzalah100- Adiyat
101- Qariah102- Takathur
103- Al Asr104- Humazah
105- Al Fil106- Quraysh
107- Maun108- Kawthar
109- Kafirun110- Nasr
111- Masad112- Ikhlas
113- Falaq114- An Nas