×

Surah Al-Mutaffifin in Tatar

Quran Tatar ⮕ Surah Mutaffifin

Translation of the Meanings of Surah Mutaffifin in Tatar - التتارية

The Quran in Tatar - Surah Mutaffifin translated into Tatar, Surah Al-Mutaffifin in Tatar. We provide accurate translation of Surah Mutaffifin in Tatar - التتارية, Verses 36 - Surah Number 83 - Page 587.

بسم الله الرحمن الرحيم

وَيْلٌ لِّلْمُطَفِّفِينَ (1)
Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр
الَّذِينَ إِذَا اكْتَالُوا عَلَى النَّاسِ يَسْتَوْفُونَ (2)
Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар
وَإِذَا كَالُوهُمْ أَو وَّزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ (3)
Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр
أَلَا يَظُنُّ أُولَٰئِكَ أَنَّهُم مَّبْعُوثُونَ (4)
Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы
لِيَوْمٍ عَظِيمٍ (5)
Олугъ кыямәт көнендә
يَوْمَ يَقُومُ النَّاسُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ (6)
Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар
كَلَّا إِنَّ كِتَابَ الْفُجَّارِ لَفِي سِجِّينٍ (7)
Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер
وَمَا أَدْرَاكَ مَا سِجِّينٌ (8)
Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен
كِتَابٌ مَّرْقُومٌ (9)
Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр
وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (10)
Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр
الَّذِينَ يُكَذِّبُونَ بِيَوْمِ الدِّينِ (11)
Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар
وَمَا يُكَذِّبُ بِهِ إِلَّا كُلُّ مُعْتَدٍ أَثِيمٍ (12)
Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр
إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ آيَاتُنَا قَالَ أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ (13)
Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр
كَلَّا ۖ بَلْ ۜ رَانَ عَلَىٰ قُلُوبِهِم مَّا كَانُوا يَكْسِبُونَ (14)
Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган
كَلَّا إِنَّهُمْ عَن رَّبِّهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّمَحْجُوبُونَ (15)
Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс
ثُمَّ إِنَّهُمْ لَصَالُو الْجَحِيمِ (16)
Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр
ثُمَّ يُقَالُ هَٰذَا الَّذِي كُنتُم بِهِ تُكَذِّبُونَ (17)
Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип
كَلَّا إِنَّ كِتَابَ الْأَبْرَارِ لَفِي عِلِّيِّينَ (18)
Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер
وَمَا أَدْرَاكَ مَا عِلِّيُّونَ (19)
Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген
كِتَابٌ مَّرْقُومٌ (20)
Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр
يَشْهَدُهُ الْمُقَرَّبُونَ (21)
Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен
إِنَّ الْأَبْرَارَ لَفِي نَعِيمٍ (22)
Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр
عَلَى الْأَرَائِكِ يَنظُرُونَ (23)
яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар
تَعْرِفُ فِي وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ النَّعِيمِ (24)
Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр
يُسْقَوْنَ مِن رَّحِيقٍ مَّخْتُومٍ (25)
Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән
خِتَامُهُ مِسْكٌ ۚ وَفِي ذَٰلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ (26)
Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар
وَمِزَاجُهُ مِن تَسْنِيمٍ (27)
Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер
عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا الْمُقَرَّبُونَ (28)
Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер)
إِنَّ الَّذِينَ أَجْرَمُوا كَانُوا مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا يَضْحَكُونَ (29)
Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр
وَإِذَا مَرُّوا بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ (30)
Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр
وَإِذَا انقَلَبُوا إِلَىٰ أَهْلِهِمُ انقَلَبُوا فَكِهِينَ (31)
Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр
وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوا إِنَّ هَٰؤُلَاءِ لَضَالُّونَ (32)
Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде
وَمَا أُرْسِلُوا عَلَيْهِمْ حَافِظِينَ (33)
Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр
فَالْيَوْمَ الَّذِينَ آمَنُوا مِنَ الْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ (34)
Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр
عَلَى الْأَرَائِكِ يَنظُرُونَ (35)
Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар
هَلْ ثُوِّبَ الْكُفَّارُ مَا كَانُوا يَفْعَلُونَ (36)
Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде
❮ Previous Next ❯

Surahs from Quran :

1- Fatiha2- Baqarah
3- Al Imran4- Nisa
5- Maidah6- Anam
7- Araf8- Anfal
9- Tawbah10- Yunus
11- Hud12- Yusuf
13- Raad14- Ibrahim
15- Hijr16- Nahl
17- Al Isra18- Kahf
19- Maryam20- TaHa
21- Anbiya22- Hajj
23- Muminun24- An Nur
25- Furqan26- Shuara
27- Naml28- Qasas
29- Ankabut30- Rum
31- Luqman32- Sajdah
33- Ahzab34- Saba
35- Fatir36- Yasin
37- Assaaffat38- Sad
39- Zumar40- Ghafir
41- Fussilat42- shura
43- Zukhruf44- Ad Dukhaan
45- Jathiyah46- Ahqaf
47- Muhammad48- Al Fath
49- Hujurat50- Qaf
51- zariyat52- Tur
53- Najm54- Al Qamar
55- Rahman56- Waqiah
57- Hadid58- Mujadilah
59- Al Hashr60- Mumtahina
61- Saff62- Jumuah
63- Munafiqun64- Taghabun
65- Talaq66- Tahrim
67- Mulk68- Qalam
69- Al-Haqqah70- Maarij
71- Nuh72- Jinn
73- Muzammil74- Muddathir
75- Qiyamah76- Insan
77- Mursalat78- An Naba
79- Naziat80- Abasa
81- Takwir82- Infitar
83- Mutaffifin84- Inshiqaq
85- Buruj86- Tariq
87- Al Ala88- Ghashiya
89- Fajr90- Al Balad
91- Shams92- Lail
93- Duha94- Sharh
95- Tin96- Al Alaq
97- Qadr98- Bayyinah
99- Zalzalah100- Adiyat
101- Qariah102- Takathur
103- Al Asr104- Humazah
105- Al Fil106- Quraysh
107- Maun108- Kawthar
109- Kafirun110- Nasr
111- Masad112- Ikhlas
113- Falaq114- An Nas