﴿أَن جَآءَهُ ٱلۡأَعۡمَىٰ ﴾
[عَبَسَ: 2]
Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды)
ترجمة: أن جاءه الأعمى, باللغة التتارية
﴿أن جاءه الأعمى﴾ [عَبَسَ: 2]