×

سورة الانشقاق باللغة التتارية

ترجمات القرآنباللغة التتارية ⬅ سورة الانشقاق

ترجمة معاني سورة الانشقاق باللغة التتارية - Tatar

القرآن باللغة التتارية - سورة الانشقاق مترجمة إلى اللغة التتارية، Surah Inshiqaq in Tatar. نوفر ترجمة دقيقة سورة الانشقاق باللغة التتارية - Tatar, الآيات 25 - رقم السورة 84 - الصفحة 589.

بسم الله الرحمن الرحيم

إِذَا السَّمَاءُ انشَقَّتْ (1)
Әгәр күк ярылса
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ (2)
Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде
وَإِذَا الْأَرْضُ مُدَّتْ (3)
Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә
وَأَلْقَتْ مَا فِيهَا وَتَخَلَّتْ (4)
Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ (5)
Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде
يَا أَيُّهَا الْإِنسَانُ إِنَّكَ كَادِحٌ إِلَىٰ رَبِّكَ كَدْحًا فَمُلَاقِيهِ (6)
Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың
فَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَهُ بِيَمِينِهِ (7)
Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше
فَسَوْفَ يُحَاسَبُ حِسَابًا يَسِيرًا (8)
Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер
وَيَنقَلِبُ إِلَىٰ أَهْلِهِ مَسْرُورًا (9)
Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр
وَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَهُ وَرَاءَ ظَهْرِهِ (10)
Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше
فَسَوْفَ يَدْعُو ثُبُورًا (11)
тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр
وَيَصْلَىٰ سَعِيرًا (12)
Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр
إِنَّهُ كَانَ فِي أَهْلِهِ مَسْرُورًا (13)
Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде
إِنَّهُ ظَنَّ أَن لَّن يَحُورَ (14)
Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады
بَلَىٰ إِنَّ رَبَّهُ كَانَ بِهِ بَصِيرًا (15)
Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды
فَلَا أُقْسِمُ بِالشَّفَقِ (16)
Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен
وَاللَّيْلِ وَمَا وَسَقَ (17)
Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән
وَالْقَمَرِ إِذَا اتَّسَقَ (18)
Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән
لَتَرْكَبُنَّ طَبَقًا عَن طَبَقٍ (19)
Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз
فَمَا لَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ (20)
Ни булды аларга иман китермиләр
وَإِذَا قُرِئَ عَلَيْهِمُ الْقُرْآنُ لَا يَسْجُدُونَ ۩ (21)
Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр
بَلِ الَّذِينَ كَفَرُوا يُكَذِّبُونَ (22)
Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар
وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُوعُونَ (23)
Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер
فَبَشِّرْهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ (24)
Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән
إِلَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ (25)
Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер
❮ السورة السابقة السورة التـالية ❯

قراءة المزيد من سور القرآن الكريم :

1- الفاتحة2- البقرة3- آل عمران
4- النساء5- المائدة6- الأنعام
7- الأعراف8- الأنفال9- التوبة
10- يونس11- هود12- يوسف
13- الرعد14- إبراهيم15- الحجر
16- النحل17- الإسراء18- الكهف
19- مريم20- طه21- الأنبياء
22- الحج23- المؤمنون24- النور
25- الفرقان26- الشعراء27- النمل
28- القصص29- العنكبوت30- الروم
31- لقمان32- السجدة33- الأحزاب
34- سبأ35- فاطر36- يس
37- الصافات38- ص39- الزمر
40- غافر41- فصلت42- الشورى
43- الزخرف44- الدخان45- الجاثية
46- الأحقاف47- محمد48- الفتح
49- الحجرات50- ق51- الذاريات
52- الطور53- النجم54- القمر
55- الرحمن56- الواقعة57- الحديد
58- المجادلة59- الحشر60- الممتحنة
61- الصف62- الجمعة63- المنافقون
64- التغابن65- الطلاق66- التحريم
67- الملك68- القلم69- الحاقة
70- المعارج71- نوح72- الجن
73- المزمل74- المدثر75- القيامة
76- الإنسان77- المرسلات78- النبأ
79- النازعات80- عبس81- التكوير
82- الإنفطار83- المطففين84- الانشقاق
85- البروج86- الطارق87- الأعلى
88- الغاشية89- الفجر90- البلد
91- الشمس92- الليل93- الضحى
94- الشرح95- التين96- العلق
97- القدر98- البينة99- الزلزلة
100- العاديات101- القارعة102- التكاثر
103- العصر104- الهمزة105- الفيل
106- قريش107- الماعون108- الكوثر
109- الكافرون110- النصر111- المسد
112- الإخلاص113- الفلق114- الناس