﴿وَإِذۡ قَالَ إِبۡرَٰهِـۧمُ رَبِّ أَرِنِي كَيۡفَ تُحۡيِ ٱلۡمَوۡتَىٰۖ قَالَ أَوَلَمۡ تُؤۡمِنۖ قَالَ بَلَىٰ وَلَٰكِن لِّيَطۡمَئِنَّ قَلۡبِيۖ قَالَ فَخُذۡ أَرۡبَعَةٗ مِّنَ ٱلطَّيۡرِ فَصُرۡهُنَّ إِلَيۡكَ ثُمَّ ٱجۡعَلۡ عَلَىٰ كُلِّ جَبَلٖ مِّنۡهُنَّ جُزۡءٗا ثُمَّ ٱدۡعُهُنَّ يَأۡتِينَكَ سَعۡيٗاۚ وَٱعۡلَمۡ أَنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٞ ﴾
[البَقَرَة: 260]
Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы
ترجمة: وإذ قال إبراهيم رب أرني كيف تحي الموتى قال أو لم تؤمن, باللغة التتارية
﴿وإذ قال إبراهيم رب أرني كيف تحي الموتى قال أو لم تؤمن﴾ [البَقَرَة: 260]