﴿فَلِذَٰلِكَ فَٱدۡعُۖ وَٱسۡتَقِمۡ كَمَآ أُمِرۡتَۖ وَلَا تَتَّبِعۡ أَهۡوَآءَهُمۡۖ وَقُلۡ ءَامَنتُ بِمَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ مِن كِتَٰبٖۖ وَأُمِرۡتُ لِأَعۡدِلَ بَيۡنَكُمُۖ ٱللَّهُ رَبُّنَا وَرَبُّكُمۡۖ لَنَآ أَعۡمَٰلُنَا وَلَكُمۡ أَعۡمَٰلُكُمۡۖ لَا حُجَّةَ بَيۡنَنَا وَبَيۡنَكُمُۖ ٱللَّهُ يَجۡمَعُ بَيۡنَنَاۖ وَإِلَيۡهِ ٱلۡمَصِيرُ ﴾
[الشُّوري: 15]
Әнә шул Аллаһ төзегән ислам шәригатен кабул итәргә кешеләрне вәгъдә кыл, вә үзеңә шәригатьне үтәүдә һәм ирештерүдә Аллаһ боерганча туры һәм истикамәттә бул! Вә шәригатьне тотмаган кешеләргә вә аларның гадәтенә иярмә, вә әйт: "Аллаһ иңдергән китап хөкемнәренә ышандым вә иярдем һәм сезнең арагызда гаделлек кылырга әмер ителдем! Аллаһ – безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыздыр. Безгәдер – безнең гамәлләребез, сезгәдер – сезнең гамәлләрегез. Безнең белән сезнең арада хосумәт вә низагъ юктыр. Аллаһ кыямәт көнне барчагызны да бер урынга җыяр вә ахырда кайтмак Аллаһугадыр, дип
ترجمة: فلذلك فادع واستقم كما أمرت ولا تتبع أهواءهم وقل آمنت بما أنـزل, باللغة التتارية
﴿فلذلك فادع واستقم كما أمرت ولا تتبع أهواءهم وقل آمنت بما أنـزل﴾ [الشُّوري: 15]