﴿۞ لَّا خَيۡرَ فِي كَثِيرٖ مِّن نَّجۡوَىٰهُمۡ إِلَّا مَنۡ أَمَرَ بِصَدَقَةٍ أَوۡ مَعۡرُوفٍ أَوۡ إِصۡلَٰحِۭ بَيۡنَ ٱلنَّاسِۚ وَمَن يَفۡعَلۡ ذَٰلِكَ ٱبۡتِغَآءَ مَرۡضَاتِ ٱللَّهِ فَسَوۡفَ نُؤۡتِيهِ أَجۡرًا عَظِيمٗا ﴾
[النِّسَاء: 114]
Монафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез
ترجمة: لا خير في كثير من نجواهم إلا من أمر بصدقة أو معروف, باللغة التتارية
﴿لا خير في كثير من نجواهم إلا من أمر بصدقة أو معروف﴾ [النِّسَاء: 114]