﴿يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ أَطِيعُواْ ٱللَّهَ وَأَطِيعُواْ ٱلرَّسُولَ وَأُوْلِي ٱلۡأَمۡرِ مِنكُمۡۖ فَإِن تَنَٰزَعۡتُمۡ فِي شَيۡءٖ فَرُدُّوهُ إِلَى ٱللَّهِ وَٱلرَّسُولِ إِن كُنتُمۡ تُؤۡمِنُونَ بِٱللَّهِ وَٱلۡيَوۡمِ ٱلۡأٓخِرِۚ ذَٰلِكَ خَيۡرٞ وَأَحۡسَنُ تَأۡوِيلًا ﴾
[النِّسَاء: 59]
Ий мөэминнәр! Аллаһуга итагать итегез, һәм рәсүлгә итагать итегез! Шулай ук үзегездән булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини хуҗаларыгызга да итагать итегез! (Әмма дин эшләрендә Коръән белән гамәл кылмаучыга итагать кылыш юк). Әгәр бер дини мәсьәләдә бәхәсләшсәгез, ул мәсьәләне Аллаһ китабы Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта расүл г-мнең гамәленә кайтарыгыз! Әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансагыз. Әнә шулай һәр эшне Коръән, сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыр нәтиҗәсе күркәмдер. (Бу аятьтә ачык мәгълүм булды ки: көчле иман, дөрес дин Коръән, сөннәт белән гамәл кылганда гына буладыр. Коръән, сөннәт белән гамәл кылмау Аллаһуга һәм ахирәт көненә иманның юклыгына дәлил була аладыр)
ترجمة: ياأيها الذين آمنوا أطيعوا الله وأطيعوا الرسول وأولي الأمر منكم فإن تنازعتم, باللغة التتارية
﴿ياأيها الذين آمنوا أطيعوا الله وأطيعوا الرسول وأولي الأمر منكم فإن تنازعتم﴾ [النِّسَاء: 59]