﴿مَا وَدَّعَكَ رَبُّكَ وَمَا قَلَىٰ ﴾
[الضُّحى: 3]
Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде)
ترجمة: ما ودعك ربك وما قلى, باللغة التتارية
﴿ما ودعك ربك وما قلى﴾ [الضُّحى: 3]