﴿وَإِذۡ قُلۡنَا لَكَ إِنَّ رَبَّكَ أَحَاطَ بِٱلنَّاسِۚ وَمَا جَعَلۡنَا ٱلرُّءۡيَا ٱلَّتِيٓ أَرَيۡنَٰكَ إِلَّا فِتۡنَةٗ لِّلنَّاسِ وَٱلشَّجَرَةَ ٱلۡمَلۡعُونَةَ فِي ٱلۡقُرۡءَانِۚ وَنُخَوِّفُهُمۡ فَمَا يَزِيدُهُمۡ إِلَّا طُغۡيَٰنٗا كَبِيرٗا ﴾
[الإسرَاء: 60]
Тәхкыйк синең Раббың кешеләрне барчасын чолгап алды, дип, сиңа әйткәнебезне хәтерлә! Мигьраҗ кичәсендә сиңа күрсәткән нәрсәләребез кешеләргә фетнә вә имтихан булды, вә җәһәннәмдә үсеп тора торган ләгънәт кыйлынган агачның Коръәндә әйтелүе ышанучыларга имтихан, ышанмаучыларга фетнә булды. Вә Коръән белән гамәл кыйлмаучыларны куркытабыз, ләкин куркытуыбыз аларга олугъ азгынлыктан башканы арттырмыйдыр. Ягъни имансыз кешеләр җәһәннәм ґәзабы белән куркыткан саен Аллаһуга каршылыкларын арттырып, аза гына баралар
ترجمة: وإذ قلنا لك إن ربك أحاط بالناس وما جعلنا الرؤيا التي أريناك, باللغة التتارية
﴿وإذ قلنا لك إن ربك أحاط بالناس وما جعلنا الرؤيا التي أريناك﴾ [الإسرَاء: 60]