﴿وَمِنۡ حَيۡثُ خَرَجۡتَ فَوَلِّ وَجۡهَكَ شَطۡرَ ٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡحَرَامِۚ وَحَيۡثُ مَا كُنتُمۡ فَوَلُّواْ وُجُوهَكُمۡ شَطۡرَهُۥ لِئَلَّا يَكُونَ لِلنَّاسِ عَلَيۡكُمۡ حُجَّةٌ إِلَّا ٱلَّذِينَ ظَلَمُواْ مِنۡهُمۡ فَلَا تَخۡشَوۡهُمۡ وَٱخۡشَوۡنِي وَلِأُتِمَّ نِعۡمَتِي عَلَيۡكُمۡ وَلَعَلَّكُمۡ تَهۡتَدُونَ ﴾
[البَقَرَة: 150]
Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне Аллаһ йорты тарафына юнәлдерегез! Сезне шелтә кылырга яһүд вә насарага урын калмасын өчен. Мөселманнар мәсҗид Әкъсага юнәлгәндә яһүдләр әйттеләр: "Динебезне кабул итмәделәр, кыйблабызны кабул иттеләр", – дип. Насаралар әйтте: "Мөселманнар барча пәйгамбәрнең кыйбласы кәгьбаттулланы ташладылар", – дип. Кешеләрнең залимнәре кәгьбаттуллага юнәлмәсләр һәм сезнең белән тартышырлар, сезне төрлечә шелтә кылырлар. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! кәгъбаттуллага юнәлергә сезгә әмер бирдем ниґмәтләремне сезгә тәмам итеп бирмәк өчен. Бәлки шөкер итеп, туры юлга күнелерсез
ترجمة: ومن حيث خرجت فول وجهك شطر المسجد الحرام وحيث ما كنتم فولوا, باللغة التتارية
﴿ومن حيث خرجت فول وجهك شطر المسجد الحرام وحيث ما كنتم فولوا﴾ [البَقَرَة: 150]