×

Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман 36:12 Tatar translation

Quran infoTatarSurah Ya-Sin ⮕ (36:12) ayat 12 in Tatar

36:12 Surah Ya-Sin ayat 12 in Tatar (التتارية)

Quran with Tatar translation - Surah Ya-Sin ayat 12 - يسٓ - Page - Juz 22

﴿إِنَّا نَحۡنُ نُحۡيِ ٱلۡمَوۡتَىٰ وَنَكۡتُبُ مَا قَدَّمُواْ وَءَاثَٰرَهُمۡۚ وَكُلَّ شَيۡءٍ أَحۡصَيۡنَٰهُ فِيٓ إِمَامٖ مُّبِينٖ ﴾
[يسٓ: 12]

Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта

❮ Previous Next ❯

ترجمة: إنا نحن نحيي الموتى ونكتب ما قدموا وآثارهم وكل شيء أحصيناه في, باللغة التتارية

﴿إنا نحن نحيي الموتى ونكتب ما قدموا وآثارهم وكل شيء أحصيناه في﴾ [يسٓ: 12]

❮ Previous Next ❯

Verse in more languages

Transliteration Bangla Bosnian German English Persian French Hindi Indonesian Kazakh Dutch Russian Spanish Turkish Urdu Uzbek