﴿هُوَ ٱلَّذِيٓ أَخۡرَجَ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ مِنۡ أَهۡلِ ٱلۡكِتَٰبِ مِن دِيَٰرِهِمۡ لِأَوَّلِ ٱلۡحَشۡرِۚ مَا ظَنَنتُمۡ أَن يَخۡرُجُواْۖ وَظَنُّوٓاْ أَنَّهُم مَّانِعَتُهُمۡ حُصُونُهُم مِّنَ ٱللَّهِ فَأَتَىٰهُمُ ٱللَّهُ مِنۡ حَيۡثُ لَمۡ يَحۡتَسِبُواْۖ وَقَذَفَ فِي قُلُوبِهِمُ ٱلرُّعۡبَۚ يُخۡرِبُونَ بُيُوتَهُم بِأَيۡدِيهِمۡ وَأَيۡدِي ٱلۡمُؤۡمِنِينَ فَٱعۡتَبِرُواْ يَٰٓأُوْلِي ٱلۡأَبۡصَٰرِ ﴾
[الحَشر: 2]
Аллаһ китап әһеле булган әлеге яһүд кәферләрен беренче мәртәбә йортларыннан чыгарды. Әүвәлге чыгарылуларында Хәйбәргә күчтеләр. Әмма икенче мәртәбә Ґүмәр хәлифә вакытында Хәйбәрдән чыгарылып Шамга күчерелделәр. Ий сез мөэминнәр, аларның йортларыннан чыгарылуларын уйламаган да идегез, вә ул яһүдләр Аллаһ ґәзабыннан аларны крепостьлары саклар дип уйлыйлар иде, ләкин аларга Аллаһ каһәре һич уйламаган җирләреннән килде, вә Аллаһ күңелләренә курку салды, үзләренең куллары вә мөэминнәрнең куллары белән үз йортларын җимерер булдылар. Яһүдләр, мөселманнарга калмасын дип, йортларын җимерделәр, мөселманнар илә сугышырга иркен булсын дип җимерделәр, ләкин яһүдләр куркып сугышмадылар". Ий гакыл ияләре боларның хәлләреннән гыйбрәтләнегез, Аллаһудан куркучы булыгыз
ترجمة: هو الذي أخرج الذين كفروا من أهل الكتاب من ديارهم لأول الحشر, باللغة التتارية
﴿هو الذي أخرج الذين كفروا من أهل الكتاب من ديارهم لأول الحشر﴾ [الحَشر: 2]