﴿وَيَوۡمَ يَحۡشُرُهُمۡ جَمِيعٗا يَٰمَعۡشَرَ ٱلۡجِنِّ قَدِ ٱسۡتَكۡثَرۡتُم مِّنَ ٱلۡإِنسِۖ وَقَالَ أَوۡلِيَآؤُهُم مِّنَ ٱلۡإِنسِ رَبَّنَا ٱسۡتَمۡتَعَ بَعۡضُنَا بِبَعۡضٖ وَبَلَغۡنَآ أَجَلَنَا ٱلَّذِيٓ أَجَّلۡتَ لَنَاۚ قَالَ ٱلنَّارُ مَثۡوَىٰكُمۡ خَٰلِدِينَ فِيهَآ إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُۚ إِنَّ رَبَّكَ حَكِيمٌ عَلِيمٞ ﴾
[الأنعَام: 128]
Аллаһу тәгалә кыямәт көнне кешеләрне һәм җеннәрне һәммәсен бер урынга җыяр һәм әйтер: "Ий җен таифәсе! Үзегезгә ияртеп күп кешеләрне аздырдыгыз", – дип. Вә җеннәргә дус булган кешеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз! Без бер-беребездән файдаландык, ягъни җеннәр безне аздырып теләкләренә ирештеләр, без аларның вәсвәсәсе белән гөнаһлы эшләрне эшләп нәфесләребез теләгәнне үтәдек һәм шул рәвештә яшәгәнебез хәлдә аңсыздан син билгеләгән әҗәлләребезгә ирештек", – дип. Аллаһ әйтер: "Сезнең урыныгыз җәһәннәм уты анда мәңге калырсыз, мәгәр Аллаһ мәңгегә калмауны теләгән кеше мәңгегә калмас
ترجمة: ويوم يحشرهم جميعا يامعشر الجن قد استكثرتم من الإنس وقال أولياؤهم من, باللغة التتارية
﴿ويوم يحشرهم جميعا يامعشر الجن قد استكثرتم من الإنس وقال أولياؤهم من﴾ [الأنعَام: 128]