﴿سَيَقُولُ ٱلَّذِينَ أَشۡرَكُواْ لَوۡ شَآءَ ٱللَّهُ مَآ أَشۡرَكۡنَا وَلَآ ءَابَآؤُنَا وَلَا حَرَّمۡنَا مِن شَيۡءٖۚ كَذَٰلِكَ كَذَّبَ ٱلَّذِينَ مِن قَبۡلِهِمۡ حَتَّىٰ ذَاقُواْ بَأۡسَنَاۗ قُلۡ هَلۡ عِندَكُم مِّنۡ عِلۡمٖ فَتُخۡرِجُوهُ لَنَآۖ إِن تَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ وَإِنۡ أَنتُمۡ إِلَّا تَخۡرُصُونَ ﴾
[الأنعَام: 148]
Мөшрикләр тиздән әйтерләр: "Әгәр Аллаһ теләгән булса иде безнең мөшрик булмавыбызны, үзебез дә һәм ата-бабаларыбыз да Аллаһуга һичнәрсәне тиңдәш кылмаган булыр идек һәм Аллаһ хәрам кылмаган нәрсәләрне берсен дә хәрам кылмаган булыр идек", – дип. Соңгы мөшрикләр пәйгамбәрләрне ялганга тоткан кеби, әүвәлге мөшрикләр дә ялганга тоттылар, хәтта ґәзабыбызны татыганчы. Әйт: "Сүзләрегезне вә кылган эшләрегезне дөресләргә дәлилләрегез бармы? Әгәр булса, безгә чыгарып күрсәтегез! Сез хак булган дәлилләргә иярмисез, фәкать сукыр җаныгызга иярәсез, янә сез һичкем түгел, мәгәр ялганчыларсыз
ترجمة: سيقول الذين أشركوا لو شاء الله ما أشركنا ولا آباؤنا ولا حرمنا, باللغة التتارية
﴿سيقول الذين أشركوا لو شاء الله ما أشركنا ولا آباؤنا ولا حرمنا﴾ [الأنعَام: 148]