×

Ий пәйгамбәр һәм аның өммәте, әгәр хатыннарыгызны талак кылыр булсагыз, күремнәре беткәч, 65:1 Tatar translation

Quran infoTatarSurah AT-Talaq ⮕ (65:1) ayat 1 in Tatar

65:1 Surah AT-Talaq ayat 1 in Tatar (التتارية)

Quran with Tatar translation - Surah AT-Talaq ayat 1 - الطَّلَاق - Page - Juz 28

﴿يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِيُّ إِذَا طَلَّقۡتُمُ ٱلنِّسَآءَ فَطَلِّقُوهُنَّ لِعِدَّتِهِنَّ وَأَحۡصُواْ ٱلۡعِدَّةَۖ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَ رَبَّكُمۡۖ لَا تُخۡرِجُوهُنَّ مِنۢ بُيُوتِهِنَّ وَلَا يَخۡرُجۡنَ إِلَّآ أَن يَأۡتِينَ بِفَٰحِشَةٖ مُّبَيِّنَةٖۚ وَتِلۡكَ حُدُودُ ٱللَّهِۚ وَمَن يَتَعَدَّ حُدُودَ ٱللَّهِ فَقَدۡ ظَلَمَ نَفۡسَهُۥۚ لَا تَدۡرِي لَعَلَّ ٱللَّهَ يُحۡدِثُ بَعۡدَ ذَٰلِكَ أَمۡرٗا ﴾
[الطَّلَاق: 1]

Ий пәйгамбәр һәм аның өммәте, әгәр хатыннарыгызны талак кылыр булсагыз, күремнәре беткәч, пакь хәлләрендә якынлык кылмыйча талак кылыгыз вә күрем көннәрен һәм талак гыйддәтен атагыз, талак гыйддәте пакь вакытларында талак ителеп өч күремне уздырып пакьләнгән вакытларына чаклыдыр. Күрем күргән вакытларында һәм балага йөкле булсалар, талак кылу дөрес булмыйдыр. Раббыгыз булган Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозмагыз! Талак кылгач хатыныгызны торган өйләреннән чыгармагыз, өч күремне уздырып пакьләнгәннәренә чаклы вә ул хатыннар үз ихтыярлары илә дә чыкмасыннар, мәгәр ачык бозык эшне кылсалар, урлау вә зина кылу кеби эшләрне кылсалар – ул вакытта өйләреннән чыгарырбыз! Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләредер. Берәү Аллаһуның чигеннән чыгып эш кылса, тәхкыйк ул үзенә золым кылды. Ий талак кылучы ир, белмәссең, шаять Аллаһ талактан соң синең файдаңа эш кылыр, ягъни арагызга мәхәббәт салыр да яңадан тора башларсыз. "Талак кылганнан соң теләгегез булса яңадан кушылып торырга шәригатьтә юл булганы өчен, талак кылган хатыннарыгызны гыйддәтләре үтмичә өегездән чыгармагыз, һәм бердән өч талак белән талак кылмагыз

❮ Previous Next ❯

ترجمة: ياأيها النبي إذا طلقتم النساء فطلقوهن لعدتهن وأحصوا العدة واتقوا الله ربكم, باللغة التتارية

﴿ياأيها النبي إذا طلقتم النساء فطلقوهن لعدتهن وأحصوا العدة واتقوا الله ربكم﴾ [الطَّلَاق: 1]

❮ Previous Next ❯

Verse in more languages

Transliteration Bangla Bosnian German English Persian French Hindi Indonesian Kazakh Dutch Russian Spanish Turkish Urdu Uzbek