القرآن باللغة التتارية - سورة الهُمَزَة مترجمة إلى اللغة التتارية، Surah Humazah in Tatar. نوفر ترجمة دقيقة سورة الهُمَزَة باللغة التتارية - Tatar, الآيات 9 - رقم السورة 104 - الصفحة 601.
وَيْلٌ لِّكُلِّ هُمَزَةٍ لُّمَزَةٍ (1) Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә |
الَّذِي جَمَعَ مَالًا وَعَدَّدَهُ (2) Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады |
يَحْسَبُ أَنَّ مَالَهُ أَخْلَدَهُ (3) Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр |
كَلَّا ۖ لَيُنبَذَنَّ فِي الْحُطَمَةِ (4) Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр |
وَمَا أَدْرَاكَ مَا الْحُطَمَةُ (5) Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде |
نَارُ اللَّهِ الْمُوقَدَةُ (6) Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр |
الَّتِي تَطَّلِعُ عَلَى الْأَفْئِدَةِ (7) Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер |
إِنَّهَا عَلَيْهِم مُّؤْصَدَةٌ (8) Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр |
فِي عَمَدٍ مُّمَدَّدَةٍ (9) Уттан булган озын баганалар белән |