| وَالْمُرْسَلَاتِ عُرْفًا (1) Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен
 | 
| فَالْعَاصِفَاتِ عَصْفًا (2) Чын искүче җил белән
 | 
| وَالنَّاشِرَاتِ نَشْرًا (3) Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән
 | 
| فَالْفَارِقَاتِ فَرْقًا (4) Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән
 | 
| فَالْمُلْقِيَاتِ ذِكْرًا (5) Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен
 | 
| عُذْرًا أَوْ نُذْرًا (6) Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә
 | 
| إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَوَاقِعٌ (7) Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр
 | 
| فَإِذَا النُّجُومُ طُمِسَتْ (8) Әгәр йолдызларның нуры сүнсә
 | 
| وَإِذَا السَّمَاءُ فُرِجَتْ (9) Дәхи күк ярылса
 | 
| وَإِذَا الْجِبَالُ نُسِفَتْ (10) Дәхи таулар тетелеп очсалар
 | 
| وَإِذَا الرُّسُلُ أُقِّتَتْ (11) Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар
 | 
| لِأَيِّ يَوْمٍ أُجِّلَتْ (12) Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде
 | 
| لِيَوْمِ الْفَصْلِ (13) Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде
 | 
| وَمَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الْفَصْلِ (14) Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (15) Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер
 | 
| أَلَمْ نُهْلِكِ الْأَوَّلِينَ (16) Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме
 | 
| ثُمَّ نُتْبِعُهُمُ الْآخِرِينَ (17) Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез
 | 
| كَذَٰلِكَ نَفْعَلُ بِالْمُجْرِمِينَ (18) Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (19) Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| أَلَمْ نَخْلُقكُّم مِّن مَّاءٍ مَّهِينٍ (20) Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан
 | 
| فَجَعَلْنَاهُ فِي قَرَارٍ مَّكِينٍ (21) Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык
 | 
| إِلَىٰ قَدَرٍ مَّعْلُومٍ (22) Билгеләнгән туачак вакытына чаклы
 | 
| فَقَدَرْنَا فَنِعْمَ الْقَادِرُونَ (23) Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (24) Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| أَلَمْ نَجْعَلِ الْأَرْضَ كِفَاتًا (25) Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп
 | 
| أَحْيَاءً وَأَمْوَاتًا (26) Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз
 | 
| وَجَعَلْنَا فِيهَا رَوَاسِيَ شَامِخَاتٍ وَأَسْقَيْنَاكُم مَّاءً فُرَاتًا (27) Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (28) Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| انطَلِقُوا إِلَىٰ مَا كُنتُم بِهِ تُكَذِّبُونَ (29) Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка
 | 
| انطَلِقُوا إِلَىٰ ظِلٍّ ذِي ثَلَاثِ شُعَبٍ (30) Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз
 | 
| لَّا ظَلِيلٍ وَلَا يُغْنِي مِنَ اللَّهَبِ (31) Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр
 | 
| إِنَّهَا تَرْمِي بِشَرَرٍ كَالْقَصْرِ (32) Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны
 | 
| كَأَنَّهُ جِمَالَتٌ صُفْرٌ (33) Гүя ул очкын сары дөя кебидер
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (34) Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| هَٰذَا يَوْمُ لَا يَنطِقُونَ (35) Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер
 | 
| وَلَا يُؤْذَنُ لَهُمْ فَيَعْتَذِرُونَ (36) Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (37) Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| هَٰذَا يَوْمُ الْفَصْلِ ۖ جَمَعْنَاكُمْ وَالْأَوَّلِينَ (38) Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз
 | 
| فَإِن كَانَ لَكُمْ كَيْدٌ فَكِيدُونِ (39) Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (40) Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي ظِلَالٍ وَعُيُونٍ (41) Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр
 | 
| وَفَوَاكِهَ مِمَّا يَشْتَهُونَ (42) Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр
 | 
| كُلُوا وَاشْرَبُوا هَنِيئًا بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ (43) Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен
 | 
| إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ (44) Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (45) Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| كُلُوا وَتَمَتَّعُوا قَلِيلًا إِنَّكُم مُّجْرِمُونَ (46) Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (47) Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ارْكَعُوا لَا يَرْكَعُونَ (48) Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр
 | 
| وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ (49) Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр
 | 
| فَبِأَيِّ حَدِيثٍ بَعْدَهُ يُؤْمِنُونَ (50) Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар
 |