| هَلْ أَتَاكَ حَدِيثُ الْغَاشِيَةِ (1) Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде
 | 
| وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ خَاشِعَةٌ (2) Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр
 | 
| عَامِلَةٌ نَّاصِبَةٌ (3) Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер
 | 
| تَصْلَىٰ نَارًا حَامِيَةً (4) Кайнар утка кереп ґәзабланырлар
 | 
| تُسْقَىٰ مِنْ عَيْنٍ آنِيَةٍ (5) Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар
 | 
| لَّيْسَ لَهُمْ طَعَامٌ إِلَّا مِن ضَرِيعٍ (6) Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр
 | 
| لَّا يُسْمِنُ وَلَا يُغْنِي مِن جُوعٍ (7) Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс
 | 
| وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاعِمَةٌ (8) Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар
 | 
| لِّسَعْيِهَا رَاضِيَةٌ (9) Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр
 | 
| فِي جَنَّةٍ عَالِيَةٍ (10) Дәрәҗәсе бөек җәннәттә
 | 
| لَّا تَسْمَعُ فِيهَا لَاغِيَةً (11) Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр
 | 
| فِيهَا عَيْنٌ جَارِيَةٌ (12) Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр
 | 
| فِيهَا سُرُرٌ مَّرْفُوعَةٌ (13) Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр
 | 
| وَأَكْوَابٌ مَّوْضُوعَةٌ (14) Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр
 | 
| وَنَمَارِقُ مَصْفُوفَةٌ (15) Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр
 | 
| وَزَرَابِيُّ مَبْثُوثَةٌ (16) Вә җәелгән паласлар бардыр
 | 
| أَفَلَا يَنظُرُونَ إِلَى الْإِبِلِ كَيْفَ خُلِقَتْ (17) Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар
 | 
| وَإِلَى السَّمَاءِ كَيْفَ رُفِعَتْ (18) Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән
 | 
| وَإِلَى الْجِبَالِ كَيْفَ نُصِبَتْ (19) Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар
 | 
| وَإِلَى الْأَرْضِ كَيْفَ سُطِحَتْ (20) Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән
 | 
| فَذَكِّرْ إِنَّمَا أَنتَ مُذَكِّرٌ (21) Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең
 | 
| لَّسْتَ عَلَيْهِم بِمُصَيْطِرٍ (22) Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең
 | 
| إِلَّا مَن تَوَلَّىٰ وَكَفَرَ (23) Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса
 | 
| فَيُعَذِّبُهُ اللَّهُ الْعَذَابَ الْأَكْبَرَ (24) Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр
 | 
| إِنَّ إِلَيْنَا إِيَابَهُمْ (25) Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары
 | 
| ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا حِسَابَهُم (26) Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер
 |