×

سورة الفجر باللغة التتارية

ترجمات القرآنباللغة التتارية ⬅ سورة الفجر

ترجمة معاني سورة الفجر باللغة التتارية - Tatar

القرآن باللغة التتارية - سورة الفجر مترجمة إلى اللغة التتارية، Surah Fajr in Tatar. نوفر ترجمة دقيقة سورة الفجر باللغة التتارية - Tatar, الآيات 30 - رقم السورة 89 - الصفحة 593.

بسم الله الرحمن الرحيم

وَالْفَجْرِ (1)
Таң белән
وَلَيَالٍ عَشْرٍ (2)
Вә ун төн белән ант итәм, ун төннән мырад зәл хиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки рамадан аеның ахыргы ун төннәредер
وَالشَّفْعِ وَالْوَتْرِ (3)
Корбан көне һам ґәрәфа көне белән яки мәхлук һәм халык белән ант итәмен
وَاللَّيْلِ إِذَا يَسْرِ (4)
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн үтеп китсә
هَلْ فِي ذَٰلِكَ قَسَمٌ لِّذِي حِجْرٍ (5)
Бу зекер ителгән нәрсәләрдә гакыл ияләре өчен чын ант бар түгелме
أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِعَادٍ (6)
Әйә күрмисеңме Раббың Гад кавемен ни кылды, ягъни һәлак кылмадымы
إِرَمَ ذَاتِ الْعِمَادِ (7)
Гад кавеменең бабалары озын баганалар кеби озын вә куәтле кавем иделәр
الَّتِي لَمْ يُخْلَقْ مِثْلُهَا فِي الْبِلَادِ (8)
Алар кеби эре кешеләр шәһәрләрдә халык ителмәделәр, шулай булса да Аллаһ ґәзабына каршы тора алмадылар – һәммәсе һәлак булдылар
وَثَمُودَ الَّذِينَ جَابُوا الصَّخْرَ بِالْوَادِ (9)
Вә Сәмуд кавемен ни кылды, алар вади дигән җирдә ташны кисеп бөек өйләр бина кылдылар
وَفِرْعَوْنَ ذِي الْأَوْتَادِ (10)
Вә Фиргаунгә ни кылды, кадаклар иясе ул Фиргаун, ягъни хатыны Асияне Аллаһуга иман китергән өчен кадаклар белән ґәзаблап үтерде
الَّذِينَ طَغَوْا فِي الْبِلَادِ (11)
Ул Гад, Сәмуд вә Фиргаун шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар
فَأَكْثَرُوا فِيهَا الْفَسَادَ (12)
Вә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр
فَصَبَّ عَلَيْهِمْ رَبُّكَ سَوْطَ عَذَابٍ (13)
Раббың аларга койды ґәзаб камчысын
إِنَّ رَبَّكَ لَبِالْمِرْصَادِ (14)
Тәхкыйк синең Раббың фәсәд кылучы залимнәрне күзәтүче һәм аларны тотучыдыр
فَأَمَّا الْإِنسَانُ إِذَا مَا ابْتَلَاهُ رَبُّهُ فَأَكْرَمَهُ وَنَعَّمَهُ فَيَقُولُ رَبِّي أَكْرَمَنِ (15)
Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы илә мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһ хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһуның дусты саныйдыр
وَأَمَّا إِذَا مَا ابْتَلَاهُ فَقَدَرَ عَلَيْهِ رِزْقَهُ فَيَقُولُ رَبِّي أَهَانَنِ (16)
Вә әмма Раббысы аның ризыгың кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур итте, диядер
كَلَّا ۖ بَل لَّا تُكْرِمُونَ الْيَتِيمَ (17)
Юк кешенең Аллаһ каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер. Бәлки сез ятимнәрне хөрмәтләмисез
وَلَا تَحَاضُّونَ عَلَىٰ طَعَامِ الْمِسْكِينِ (18)
Бай булсагыз фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз һәм башкаларны да кызыктырмыйсыз
وَتَأْكُلُونَ التُّرَاثَ أَكْلًا لَّمًّا (19)
Һәм мирас малын, ягъни үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр, сез шул малның хәрам икәнен тикшермәстән ашый бирәсез
وَتُحِبُّونَ الْمَالَ حُبًّا جَمًّا (20)
Вә дөнья малын бик нык сөю белән сөясез
كَلَّا إِذَا دُكَّتِ الْأَرْضُ دَكًّا دَكًّا (21)
Юк, шәригатьне бозмагыз, мирас малын ашамагыз, әгәр җир каты тетрәү белән тетрәсә
وَجَاءَ رَبُّكَ وَالْمَلَكُ صَفًّا صَفًّا (22)
Вә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар
وَجِيءَ يَوْمَئِذٍ بِجَهَنَّمَ ۚ يَوْمَئِذٍ يَتَذَكَّرُ الْإِنسَانُ وَأَنَّىٰ لَهُ الذِّكْرَىٰ (23)
Вә ул көндә җәһәннәм китерелсә, менә шул көндә адәм баласының исенә төшер, алданганын белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр, кайда инде аңа хәзер искәрү, уяну файда бирсен
يَقُولُ يَا لَيْتَنِي قَدَّمْتُ لِحَيَاتِي (24)
Эш узганнан соң адәм баласы әйтер: "Әй миңа үкенеч кәшки дөньяда чагымда дини гыйлем өйрәнеп ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы", – дип
فَيَوْمَئِذٍ لَّا يُعَذِّبُ عَذَابَهُ أَحَدٌ (25)
Ул көндә Аллаһуның ґәзабы илә һичкем ґәзаб кыла алмас, мәгәр Аллаһ әмере белән ґәзаб фәрештәләре ґәзаб кылырлар
وَلَا يُوثِقُ وَثَاقَهُ أَحَدٌ (26)
Дәхи чылбыр богаулар белән һичкем бәйләмәс, мәгәр Аллаһ әмере белән бәйләрләр
يَا أَيَّتُهَا النَّفْسُ الْمُطْمَئِنَّةُ (27)
Тик Аллаһуга вә расүлгә итагать итеп гөнаһлардан сакланучы вә изге гамәлләр генә кылучы изге нәфес яхшы мөселманның рухына
ارْجِعِي إِلَىٰ رَبِّكِ رَاضِيَةً مَّرْضِيَّةً (28)
Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде инде, Аллаһудан разый булганың хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайткыл
فَادْخُلِي فِي عِبَادِي (29)
Минем изге бәндәләрем арасына кергел
وَادْخُلِي جَنَّتِي (30)
Һәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!" – диелер
❮ السورة السابقة السورة التـالية ❯

قراءة المزيد من سور القرآن الكريم :

1- الفاتحة2- البقرة3- آل عمران
4- النساء5- المائدة6- الأنعام
7- الأعراف8- الأنفال9- التوبة
10- يونس11- هود12- يوسف
13- الرعد14- إبراهيم15- الحجر
16- النحل17- الإسراء18- الكهف
19- مريم20- طه21- الأنبياء
22- الحج23- المؤمنون24- النور
25- الفرقان26- الشعراء27- النمل
28- القصص29- العنكبوت30- الروم
31- لقمان32- السجدة33- الأحزاب
34- سبأ35- فاطر36- يس
37- الصافات38- ص39- الزمر
40- غافر41- فصلت42- الشورى
43- الزخرف44- الدخان45- الجاثية
46- الأحقاف47- محمد48- الفتح
49- الحجرات50- ق51- الذاريات
52- الطور53- النجم54- القمر
55- الرحمن56- الواقعة57- الحديد
58- المجادلة59- الحشر60- الممتحنة
61- الصف62- الجمعة63- المنافقون
64- التغابن65- الطلاق66- التحريم
67- الملك68- القلم69- الحاقة
70- المعارج71- نوح72- الجن
73- المزمل74- المدثر75- القيامة
76- الإنسان77- المرسلات78- النبأ
79- النازعات80- عبس81- التكوير
82- الإنفطار83- المطففين84- الانشقاق
85- البروج86- الطارق87- الأعلى
88- الغاشية89- الفجر90- البلد
91- الشمس92- الليل93- الضحى
94- الشرح95- التين96- العلق
97- القدر98- البينة99- الزلزلة
100- العاديات101- القارعة102- التكاثر
103- العصر104- الهمزة105- الفيل
106- قريش107- الماعون108- الكوثر
109- الكافرون110- النصر111- المسد
112- الإخلاص113- الفلق114- الناس