| وَالسَّمَاءِ وَالطَّارِقِ (1) Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм
 | 
| وَمَا أَدْرَاكَ مَا الطَّارِقُ (2) Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде
 | 
| النَّجْمُ الثَّاقِبُ (3) Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр
 | 
| إِن كُلُّ نَفْسٍ لَّمَّا عَلَيْهَا حَافِظٌ (4) Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр
 | 
| فَلْيَنظُرِ الْإِنسَانُ مِمَّ خُلِقَ (5) Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды
 | 
| خُلِقَ مِن مَّاءٍ دَافِقٍ (6) Халык кылынды ятакка коелган судан
 | 
| يَخْرُجُ مِن بَيْنِ الصُّلْبِ وَالتَّرَائِبِ (7) Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан
 | 
| إِنَّهُ عَلَىٰ رَجْعِهِ لَقَادِرٌ (8) Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер
 | 
| يَوْمَ تُبْلَى السَّرَائِرُ (9) Яшерен эшләр ачылган көндә
 | 
| فَمَا لَهُ مِن قُوَّةٍ وَلَا نَاصِرٍ (10) кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас
 | 
| وَالسَّمَاءِ ذَاتِ الرَّجْعِ (11) Яңгыр иясе булган күк илә
 | 
| وَالْأَرْضِ ذَاتِ الصَّدْعِ (12) Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм
 | 
| إِنَّهُ لَقَوْلٌ فَصْلٌ (13) Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер
 | 
| وَمَا هُوَ بِالْهَزْلِ (14) Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер
 | 
| إِنَّهُمْ يَكِيدُونَ كَيْدًا (15) Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр
 | 
| وَأَكِيدُ كَيْدًا (16) Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен
 | 
| فَمَهِّلِ الْكَافِرِينَ أَمْهِلْهُمْ رُوَيْدًا (17) Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит
 |