القرآن باللغة التتارية - سورة الزلزلة مترجمة إلى اللغة التتارية، Surah Zalzalah in Tatar. نوفر ترجمة دقيقة سورة الزلزلة باللغة التتارية - Tatar, الآيات 8 - رقم السورة 99 - الصفحة 599.

| إِذَا زُلْزِلَتِ الْأَرْضُ زِلْزَالَهَا (1) Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә |
| وَأَخْرَجَتِ الْأَرْضُ أَثْقَالَهَا (2) Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса |
| وَقَالَ الْإِنسَانُ مَا لَهَا (3) Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип |
| يَوْمَئِذٍ تُحَدِّثُ أَخْبَارَهَا (4) Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер |
| بِأَنَّ رَبَّكَ أَوْحَىٰ لَهَا (5) Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер |
| يَوْمَئِذٍ يَصْدُرُ النَّاسُ أَشْتَاتًا لِّيُرَوْا أَعْمَالَهُمْ (6) Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен |
| فَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرًا يَرَهُ (7) Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер |
| وَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ شَرًّا يَرَهُ (8) Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер |