وَالشَّمْسِ وَضُحَاهَا (1) Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм |
وَالْقَمَرِ إِذَا تَلَاهَا (2) Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә |
وَالنَّهَارِ إِذَا جَلَّاهَا (3) Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа |
وَاللَّيْلِ إِذَا يَغْشَاهَا (4) Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа |
وَالسَّمَاءِ وَمَا بَنَاهَا (5) Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм |
وَالْأَرْضِ وَمَا طَحَاهَا (6) Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм |
وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّاهَا (7) Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм |
فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا (8) Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны |
قَدْ أَفْلَحَ مَن زَكَّاهَا (9) Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше |
وَقَدْ خَابَ مَن دَسَّاهَا (10) Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше |
كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِطَغْوَاهَا (11) Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле |
إِذِ انبَعَثَ أَشْقَاهَا (12) Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары |
فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ اللَّهِ نَاقَةَ اللَّهِ وَسُقْيَاهَا (13) Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде |
فَكَذَّبُوهُ فَعَقَرُوهَا فَدَمْدَمَ عَلَيْهِمْ رَبُّهُم بِذَنبِهِمْ فَسَوَّاهَا (14) Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде |
وَلَا يَخَافُ عُقْبَاهَا (15) Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый |