﴿وَلَا تَقۡتُلُواْ ٱلنَّفۡسَ ٱلَّتِي حَرَّمَ ٱللَّهُ إِلَّا بِٱلۡحَقِّۗ وَمَن قُتِلَ مَظۡلُومٗا فَقَدۡ جَعَلۡنَا لِوَلِيِّهِۦ سُلۡطَٰنٗا فَلَا يُسۡرِف فِّي ٱلۡقَتۡلِۖ إِنَّهُۥ كَانَ مَنصُورٗا ﴾
[الإسرَاء: 33]
Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәгез! Мәгәр үтерү тиеш булса гына үтерегез. Ягъни ире була торып зина кыйлган хатынга, диннән чыгып мөртәт булган кешегә һәм кеше үтерүчегә җәза тиеш буладыр. Берәү хаксыз золым белән үтерелсә, үтерелгән кешенең вәлисенә (якынына) ихтыяр бирдек, теләсә үтерүчене үтерсен, теләсә үтермичә мал алсын, теләсә гафу итсен! Ләкин бу эшләрдә чиктән үтмәсен, бер кеше урнына ике кешене үтермәсен, яки мал алса, тиешлесеннән артык алмасын! Тәхкыйк ул варис Аллаһудан ярдәм бирелмеш булды
ترجمة: ولا تقتلوا النفس التي حرم الله إلا بالحق ومن قتل مظلوما فقد, باللغة التتارية
﴿ولا تقتلوا النفس التي حرم الله إلا بالحق ومن قتل مظلوما فقد﴾ [الإسرَاء: 33]