﴿فَنَادَتۡهُ ٱلۡمَلَٰٓئِكَةُ وَهُوَ قَآئِمٞ يُصَلِّي فِي ٱلۡمِحۡرَابِ أَنَّ ٱللَّهَ يُبَشِّرُكَ بِيَحۡيَىٰ مُصَدِّقَۢا بِكَلِمَةٖ مِّنَ ٱللَّهِ وَسَيِّدٗا وَحَصُورٗا وَنَبِيّٗا مِّنَ ٱلصَّٰلِحِينَ ﴾
[آل عِمران: 39]
Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды
ترجمة: فنادته الملائكة وهو قائم يصلي في المحراب أن الله يبشرك بيحيى مصدقا, باللغة التتارية
﴿فنادته الملائكة وهو قائم يصلي في المحراب أن الله يبشرك بيحيى مصدقا﴾ [آل عِمران: 39]